Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 елда Оренбур татарлары тормышы


2009 ел Оренбур татарларына ике зур вакыйга белән истә калачак. Беренчесе – ул 20 ел буена көтелгән татар дәүләт драма театрын ачу булса, икенчесе – Милли авылда татар йортын булдыру иде.

Узган 20 ел эчендә Оренбур татарларының башкарган эшләре күп булды. Бу еллар заяга узмады. Шушы дәвер эчендә өлкә татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Рәфкать Хөснетдинов, Рәфкать Йосыпов, Ирек Үзбәков һәм озак еллар шәһәр татар үзәге башлыгы булган Зиннур Шәкиров кебек милләттәшләребезнең фидакарь эшләре якын һәм кадерле. Билгеле, татар интеллигенциясе эше нәтиҗәсендә, ул бүген дә шулай. Шулай да төрле җыеннар, конференцияләр барышында милләттәшләребез тарафыннан "Милли концепция югалып бара" дигән сүзләрне еш кына ишетергә туры килә.

Оренбур татар театры эшли башлаганына бер ел

Бүгенге көндә дә татар сәнгатен, халыкның телен саклаучы булып татар театры кала бирә. Русиядә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры Татарстан белән Башкортстаннан тыш, бердәнбер татар дәүләт драма театры санала.
Татар театрына бирелгән бина 1989 елда зур янгыннан соң калган филармония залы иде. Заманча итеп җиһазландыру һәм 300дән артык тамашачы сыярлык итеп төзекләндерү өчен нәкъ 20 ел вакыт кирәк булды.

"Театр артистлары үз бинасын 20 ел көтсә. Барлык татарлар бу вакыйганы 100 елдан артык көтте", диде театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев. Инде менә бер ел дәвамында өлкә татарларының барлык җыеннары да диярлек әлеге татар учагында үтә тора. Ә 2010 елда Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры үзенең 105 еллыгын зурлап үткәрергә уйлый.


Татар йорты эшли башлады

Оренбурның "Милли авыл" мәдәни комплексында "Татар йорты" ачылганына 6 айдан артык вакыт үтте. Татар утарында – музей, өлкә татарларының "Яңа вакыт" газеты һәм "Татарстан" дигән ресторан эшләп килә.

"Милли авыл" – ул рус, татар, украин, казакъ, мордва, башкорт, чуваш, белорус, әрмән, немец йортларын тәкъдим иткән һәм мәдәни мохтариятләр вәкилләрен бер урынга җыйган һәм Русиядә бердәнбер парк – музей. Аларның һәркайсында тарих һәм мәдәният музее, китапханә, милли ашлар кафесы, газет редакцияләрен ачу күздә тотыла.

Татар йорты алты почмаклы итеп агачтан эшләнгән. Анда халкыбызның тормыш – көнкүрешен чагылдырган этнографик экспонатлар җыелган. Музейны караучы итеп Гөлйөзем Улумбекова билгеләнде.


"Оренбур татарлары" китабы дөнья күрде

Шулай ук Оренбур татарларының тарихына багышланган тагын бер күләмле хезмәт башкарылды. Оренбур татарлары турында беренче зур басма дөнья күрде. Ул тарихчы Рәшит Искәндәровның "Оренбур татарлары" дигән тарихи – энциклопедик очеркы. Бу оренбур татарларының тагын да Оренбур далаларындагы таралу процессына игътибар юнәлтү дигән сүз. Ә бу инде татарларның җирле халык булуына зур дәлил.

Әлеге хезмәт - Рәшит Искәндәровның татарлар турында дүртенче китабы. Бу фәнни-популяр басма Казанда дөнья күрде. "Оренбур татарлары" китабы Оренбур якларында яшәгән татар халкының тарихын, мәдәниятен, көнкүрешен күрсәтә, 72 татар авылының үткәне һәм бүгенге хәле турында сөйли. "Моңа кадәр Оренбур татарлары турында китап булмады. Бу китапны язуга мин гомерем буе килдем", ди китап авторы.

"Ага сулар, исә җилләр" китабында театрның 100 еллык тарихы

Оренбур татарлары тормышындагы икенче зур вакыйга, татар театры ачылу белән бәйле – ул театр тарихы турында китап чыгуы. 2009 елның җәендә “Ага сулар, исә җилләр” исемле Оренбур татар театры турында яңа китап дөнья күрде. Күптәннән көтелгән басманың авторы – танылган журналист, тәнкыйтьче – Евгения Павлова. Китапның эчтәлеге – Оренбур татар театрының 100 еллык тарихы, 1990 елларда яңартылган Оренбур татар театрының соңгы 19 еллык эшчәнлеге турында сөйли.

Билгеле, Оренбур – татар театрының чишмә башы. Шуңа күрә дә китапның алгы бите тарихка багышланган. Әлеге язма профессиональ татар театрының башында торучы – Ильяс Кудашев-Ашкадарский хакында. Аннан, автор 20 ел элек яңартылган театрның башлангыч эшчәнлегенә Һәм хәзерге хәленә күчә.

“Бу китап Оренбур татар драма театрының 100 еллыгына багышланган. Узган гасырдагы кебек татар театрының эшчәнлеге өзелеп тормасын, яңа төзекләндерелгән театрның гомере озын булсын", диде милләттәшләребез.


Татар балаларының “Алтын көз” фестивале

Өч ел рәттән барган “Алтын көз” исемле татар балалары фестивале 2009 елны да яңа сәхнә казанышлары белән куандырды. Әсәкәйдә үткән бу фестиваль төбәкара булып узды. Самара өлкәсе Гали авылы, Александровка районы Яфар авылы балалары беренче тапкыр катнаштылар.

Унбер татар авылы, ике рус авылыннан килгән 200гә якын балалар үзләренең сәхнә осталыкларын биш сәгать буена күрсәттеләр. Биш номинацияле бәйгәдә катнашкан балаларның яше 5тән алып 16 яшькә чаклы иде. Дүрт балалар бакчасы әлеге җыенда зур хәзерлек белән катнашты. Елдагыча фойеда күргәзмә оештырылды. Ә халкыбызның күңел бизәкләрен алар чигүгә салып сөйлиләр, аш-су күргәзмәсен татар халык ашлары бизи.

Сәхнәдә, татарның мәртәбәле шагыйрьләре С.Хәким, Р.Вәлиева, Г.Рәхим әсәрләре яңгырады. Барлык балаларга бүләкләр белән бергә татар телендә китаплар да тапшырылды. “Алтын көз” – әби-бабаларыбыздан калган алтын мирас, балалар күңеле аша нурлы чагылыш итеп сирпеп, татар халкының күңеленә киләчәккә өмет бирә.

Яшьләр

2009 елда өлкәнең "Яшьлек" татар яшьләре оешмасы аеруча актив булды. Оренбурның “Туган тел” шәһәр милли-мәдәни мохтарияте рәисе итеп тә яшь җитәкче – Рөстәм Маннанов сайланды. Әлеге яшь татар оешмаларының максатлары зур, киләчәкләре өметле.
XS
SM
MD
LG