Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәрдари: Төбәк тынычлыгы өчен Кәшмир проблемын чишү кирәк


Пакстан дәүләт башлыгы Асиф Али Зәрдари, төбәкне тотрыклы итү өчен башта Кәшмир проблемасын чишү кирәклегенә басым ясады. Дәүләт башлыгы сыйфатында беренче мәртәбә Кәшмиргә барган Зәрдари төбәкнең Пакстан идарәсендәге Музаффәрабад шәһәрендәге Кәшмир милли мәҗлесендә чыгыш ясады.

Пакстан белән Һиндстан арасында 100 елдан бирле низаг тудырган Кәшмир мәсьәләсенә чишелеш табылган очракта, төбәктә тотрыклык урнашачак дип белдергән Пакстан президенты "кыска вакытта халыкара тырышлыклар, Кәшмир мәсьәләсендә мөһим карарлар кылыр" дигән өметен әйтте.

Зәрдари, хәзерге вакытта Һиндстан һәм Пакстан идарәсен дип икегә бүленгән Кәшмирдә референдум уздырырга һәм халык таләбенә буйсынырга чакырды. Төбәкнең 20% гына Пакстан хакимияте карамагында.
XS
SM
MD
LG