Accessibility links

Юлбарыс елын Рәхимов ит турында кайгыртудан башлады


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов яңа елдагы беренче сәфәрләрен башлады. 5 гыйнвар ул Благовар һәм Туймазы районнарына сәфәр кылды. Анда ул Благовар кошчылык заводында һәм Туймазының кәҗә сөте әзерләү хуҗалыкларында булды.

6 гыйнвар исә Уфа районының Алексеевский хуҗалыгындагы малчылык комплексына сәфәр кылды. Юлбарыс елын президент, шулай, ит-сөт җитештерү урыннарыннан башлады. Бу юлбарысның бала чагында әнисенең сөте, үскәч ит белән туклануына бәйлеме, юкмы, Рәхимов үзе генә белә.
XS
SM
MD
LG