Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко: Сайлауда “Мәскәү проекты” җиңмәскә тиеш


Украина башлыгы Виктор Ющенко президентлыкка намзәт булган Төбәкләр фиркасе җитәкчесе Виктор Янукович һәм премьер-министр Юлия Тимошенконы Русия файдасына сүз куешуда гаепләде. Аның фикеренчә, алар икесе дә Мәскәү уенын алып бара.

Әлеге сүзләрне Украина президенты Ющенко Львов өлкәсендә сайлау алды очрашуында әйтте. Аның фикеренчә, премьер-министр Юлия Тимошенко да, Төбәкләр фиркасе җитәкчесе Виктор Янукович та Мәскәү Кирмәне кешеләре. Һәм сайлауда аларның кайсы җиңсә дә аерма әллә ни зур булмаячак.

Русия җитәкчелеге, аерым алганда Русия премьер-министры Владимир Путин намзәт буларак Украинада кемгәдер өстенлек бирүен кире кага.

Әмма соңгы айларда аның Юлия Тимошенко һәм Виктор Янукович белән очрашулары артты. Ә Ющенко белән Мәскәү мөнәсәбәтләре киресенчә “көрчеккә терәлгән”.

Мәскәүдән караганда

Гомумән, Ющенко президент булганда Русия белән Украина мөнәсәбәтләре начарайды. Август аенда Русия президенты Дмитрий Медведев Ющенконы Мәскәүгә каршы сәясәт алып баруда гаепләде һәм сайлау узмыйча Киевка яңа илче җибәрмәячәген әйтте. Әлбәттә, илче җибәрмәү үзе үк ике арасындагы киеренкелекне ачыктан-ачык чагылдыра.

Мәскәүне аеруча да Ющенконың Украинаны НАТОга алып керү омтылышы һәм 2017 елдан да соңга калмыйча Акмәчеттән (Севастополь) Русия Кара диңгез флотын чыгаруны таләп итүе ачуын китерә.

Моннан тыш Мәскәү Украинада украин теле файдасына урыс телен кысрыклау сәясәте алып барыла дип саный. Шулай ук 1930-нчы еллардагы голодоморны илдә украин халкына карата үткәрелгән геноцид дип санауларына да Русия каршы чыга.

Виктор Янукович һәм Юлия Тимошенко
Ющенко күзлегеннән

Русия-Украина арасында тагын бер бәхәснең сәбәбе ул – газ мәсьәләсе. Ющенко әле күптән түгел Тимошенконы Русия белән төзелгән газ килешү өчен тәнкыйтьләгән иде. Узган елның гыйнварында Русия белән Украина арасындагы газ сугышы аркасында Европаның 18 иле ике атна буена газ кытлыгы кичерде.

Бу мәсьәләгә Ющенко Львовта булган очрашу вакытында да тукталды. Аның сүзләренчә, Тимошенконың әлеге килешүе үк Украинаның Русиядән бәйсезлеген югалтуын күрсәтә.

“Шуннан инде Кара диңгез флотының гомерлеккә Акмәчеттә калуы һәм Төньяк Альянска керүдән баш тартуы башланачак”, диде ул.

Тел мәсьәләсе

Белгечләр фикеренчә, Ющенконың чыгышы өчен нәкъ Көнбатыш Украинаны сайлавы, бу Тимошенкога каршы юнәлдерелгән адым. Чөнки Көнбатыш төбәкләр беркайчан да Янукович өчен күп тавыш бирмәде.

Көнбатыш Украинаның бу ярышта хәлиткеч әһәмияткә ия булачагын Тимошенко да яхшы аңлый. Август аенда ул Львов шәһәрендә үткән дөнья украиннары конгрессында чыгыш ясап, украин теленең бердән-бер дәүләт теле итәргә чакырган белдерү ясады.

Әлбәттә, тел мәсьәләсе сайлауда мөһим урын алып тора. Моны Тимошенконың төп көндәше Виктор Янукович та оста куллана. Узган елны сентябрьдә Одессага сәфәре вакытында ул сайлауда җиңгән очракта урыс телен икенче дәүләт теле итәчәген игълан иткән иде. Әмма инде декабрьдә “Коммерсант”ка биргән әңгәмәсендә рус телен икенче дәүләт теле итү өчен генә Конституцияне үзгәртмиячәген әйтте.

Гомумән, Янукович Украинаның урыс телле халкы күп яшәгән төбәкләрендә бик популяр. Сораштырулар күрсәткәнчә, ул анда беренче турда 30% тавыш җыярга мөмкин, Тимошенко исә - 20% -ка якын. Ющенконы яклаучылар исә азрак – 5% тирәсе.

Күпләр Ющенконың кабат сайлану ихтималы юк дәрәҗәсендә дип санаса да, ул үзе бу моңа әһәмият бирми һәм сайланачагына шикләнмиячәген әйтә.

Сайлауның беренче туры 17 гыйнварда узачак. Анда намзәтләрнең берсе дә тавышларның күпчелегенә казана алмас дип фаразлана. Икенче тур якынча 7 февральгә билгеләнер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG