Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагстанда чираттагы интихар-һөҗүм


Шартлау булган урында тикшерүчеләр эшли
Шартлау булган урында тикшерүчеләр эшли

Чәршәмбедә Дагстан башкаласы Махачкалада чираттагы интихар һөҗүм булган. Интихарчы шартлаткыч тутырылган машина белән юл милициясе бүлегенә бәреп кергән. Шартлау нәтиҗәсендә кимендә алты кеше һәлак булган, дистәдән артыгы җәрәхәтләр алган.

Иртәнге сәгать сигездә Махачкаланың юл хезмәте бүлегенең ишек алдында милиция хезмәткәрләре иртәнге тезелүгә баскан булган. Шул вакытта ачык капкадан “Нива” машинасы бәреп кереп, хезмәткәрләргә таба юнәлгән.

Шикле машинаны махсус төркем сугышчылары күреп алган һәм УАЗ машинасы белән “Нива”ның юлын бүлгән. Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә көчле шартлау яңгыраган. УАЗ машинасын берничә метрга алып аткан. Андагы сугышчылар барысы да һәлак булган.

Дагстанның эчке эшләр министры урынбасары Магомед Исаев сүзләренчә, бу сугышчылар үз гомерләре хакына иптәшләрен үлемнән саклап калган.

“Корбаннар саны тагы да күбрәк булыр иде, – ди Исаев, - УАЗ машинасы террорчы юлына чыгып, аңа хезмәткәрләр тезелгән урынга үтәргә бирмәгән.”

Шартлауның көче кимендә 50 килограмм тротил чамасы булган дип исәпләнә. Асфальт булуга карамастан, шартлау урынында бер метр тирәнлегендә чокыр калган. Шартлау нәтиҗәсендә якын тирәдәге биналарның тәрәзәләре ватылган, машиналар җимерелгән.

Һөҗүмченең кем икәне әлегә билгесез. Аның үзеннән дә, машинасыннан да берни калмаган.

Русия президенты Дмитрий Медведев эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев һәм ФСБ башлыгы Александр Бортниковка шалтыратып, бу хәлне җентекләп тикшерергә һәм төбәктәге террорга каргы гамәлләрне көчәйтергә кушкан.

Русия прокуратурасы каршындагы тикшеренү комитеты шартлау уңаеннан җинаять эше ачкан.

Шул ук көнне Махачкала читендә тимер юлга куелган шартлаткыч табылган. Бу юлдан үтәсе берничә терән, шул исәптән Бакы-Мәскәү терәне туктатылган. Урынга килгән саперлар әйтүенә караганда, кулдан ясалган ул шартлаткычның күләме 10 килограмм тротил чамасы булган.
XS
SM
MD
LG