Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20

Google беренче кесә телефонын чыгарды


Nexus One телефонын Google ширкәтнең вице-президенты Марио Кьерос тәкъдим итте

Nexus One телефонын Google ширкәтнең вице-президенты Марио Кьерос тәкъдим итте

Nexus One дип аталган яңа телефон Apple ширкәтенең iPhone җиһазына җитди көндәш булыр дип көтелә. Ләкин эш анда гына түгел. Белгечләр фикеренчә, Google ширкәте интернетта көтелгән зур үзгәрешләргә әзерләнә.

Интернетта эзләү ширкәте буларак яралган һәм дөньяның иң эре ширкәтләренең берсенә әйләнгән Google үзенең беренче электрон җиһазын ясап чыгарды. Nexus One дип аталган яңа телефонны Google’ның Калифорниядә урнашкан баш-фатирында ширкәтнең вице-президенты Марио Кьерос тәкъдим итте.

Авырлыгы ни бары 130 грамм, калынлыгы 11,5 миллиметр, сенсор экран зурлыгы 3,7 дюйм. Wi-Fi модемы, GPRS навигаторы, 5 Mpx камерасы бар. Тавыш белән идарә итеп була. Җиһазга Google ясаган Андроид 2.1 операцион системы куелган.

Тәкъдим итү вакытында Кьерос бу җиһазны “супертелефон” дип атады. “Nexus сүзе – кисешү ноктасы, бәйләнеш дигәнне аңлата. Nexus One – челтәр белән телефонның очрашу урыны” диде ул.

Кушма Штатларда T-mobile операторы бу телефонны 179 долларга сата башлады. Ике айлык килешү белән. Башка оператор сайларга теләүчеләр телефонны бер килешүсез 529 долларга ала ала.

CNET.com белгече МакКарти сүзләренчә, Google кулланучыларга сайлау мөмкинлеге биреп, бик акыллы адым ясый. Ул телефон операторларының үзара көрәшенә катышмавын, начар элемтә, зәгыйфь сигналлар өчен җавап бирмәячәген алдан кисәтеп куя.

Nexus One Apple ширкәтенең iPhone исемле популяр җиһазына җитди көндәш булыр дип көтелә. Дөрес, iPhone белән ярышу җиңел булмаячак. Соңгы ике елда гына Apple 30 миллион данә җиһаз сатты. Алырга теләүчеләр арта гына бара.

Әммә белгечләр фикеренчә, Google’ның төп максаты – Apple’ны куып тоту, телефон сатып акча казану түгел. Максатлар күпкә җитдирәк.

Nexus One Google’га интернеттагы реклам бизнесын саклап калырга ярдәм итәргә тиеш булачак.

Хәзерге вакытта Google елына 20 миллиард долларлык реклам сата. Бу рекламнарның күбесе интернетта эзләү машинасына бәйле.

Ләкин кулланучылар акрынлап санаклардан кесә телефоннарына күчә бара. Нәтиҗәдә, Google кебек эзләү машиналарын куллану киләчәктә кимер дип көтелә.

Google яңа җиһазын чыгарып, менә шушы тәрәккыяткә алдан әзерләнеп куярга тели. Nexus One күп төрле челтәрләр белән эш итә алачак, дип вәгъдә ителә. Европада Vodafone операторы аны яз айларында сата башларга җыена.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG