Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тайландта бомбалы һөҗүмдә 2 кеше һәлак булды


Тайландның көньягында 2 аерым урында юл кырыена урнаштырылган бомбаларның шартлавы нәтиҗәсендә 2 кеше үлде, 3 кеше яраланды.

Полиция вәкиле Саян Красесаен, шартлаткычларның берсе мөселманнар күпчелектә булган илнең көньягындагы Яла вилаятендәге яңа ачыласы юлга урнаштырылуын әйтте. Бомба юл ачу тантанасында катнашкан Тайланд премьеры Абһилист Беҗҗаҗива утырган җиргә якын җирдә шартлаган. Бомба кесә телефоны ярдәме белән шартлатылган.

Динче сугышчыларның Тайландның көньягындагы Наративан, Паттани һәм Яла вилаятләрендә 2004 елда башлаган һөҗүмнәрдә хәзергәчә 4 меңнән артык кешенең һәлак булуы белдерелә. Төбәктәге мөселманнар дискриминациягә дучар булуларын алга сөреп, Тайланд хакимиятенең мөселманнарга каршы сәясәтенә ризасызлык белдерә.
XS
SM
MD
LG