Accessibility links

Татарча Раштуа


Башка праваслаулар кебек керәшеннәр дә Казандагы Тихвин чиркәвенә Раштуа гыйбадәтенә җыелды. Өлкәннәр быел бәйрәмгә яшьләрнең күбрәк җыелуын, урыс чиркәүләренә караганда керәшеннекен үз итүләрен искәртә.

Келәү, татарча әйткәндә гыйбадәт кылу, 6 гыйнвар көнне төнге 12-дә башланып китеп, 7 гыйнварда иртәнге 4-тә тәмамланды. Раштуа келәве Христосның дөньяга килү хөрмәтенә үткәрелә. Башка еллар белән чыгыштырганда бәйрәмдә яшьләр дә шактый иде. Келәүне Тихвин чиркәве җитәкчесе Павел атакай Павлов алып барды.

“Мөселман кардәшләребез дә кунак”

Быел Раштуа келәвенә керәшен зыялылары аз җыелса да, күренекле татарлар шактый иде. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла, биюче Нурбәк Батулла татар телендә келәү алып баруны күзәтергә килгән. Камал театры тәнкыйтьчесе Нияз Игъламовны керәшеннәрнең татар телен, гореф-гадәтләрне шәһәрдә дә югалтмавы сокландыра. Әмма сезнең динегез үзегезгә, безнеке үзебезгә булсын, ди алар.
Диләрә Сөләйманова


Шведцариянең Цюрих университеты аспиранты Диләрә Сөләйманова керәшеннәрнең милли үзаңының торышы белән кызыксына. “Башка урыс чиркәүләре белән чагыштырганда монда үземне икенче төрлерәк хис итәм. Келәүнең татар телендә баруы күңелгә якын”, ди Сөләйманова.

Дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин да бәйрәм келәвенә кереп чыкты. “Күптән түгел генә керәшен чиркәвенең 20 еллыгын билгеләп үттек. Менә бүген Христосның туган көнен искә алалар. 25 декабрьдә бу бәйрәмне католиклар билгеләде”, ди Вәлиуллин.

Яшьләр урыс чиркәүләренә йөрми

Керәшен хәрәкәте аксакалы Аркадий Фокин сүзләренчә, бәйрәмгә яшьләр елдан-ел күбрәк килә. Бу керәшеннәрнең дини яктан да күтәрелеш алуын күрсәтә дип саный ул. Милли хисләр дә үзенекен итә, ди Фокин.



“Башка елларда керәшенчә келәү алып барыла торган чиркәүләрдә яшьләр аз була, алар бармак белән генә санарлык иде. Хәзер яшьләр җыелган халыкның яртысыннан күбрәген тәшкил итә”, ди Аркадий Фокин.



Тихвин чиркәвендә келәү татар телендә алып барыла. Фокинны яшьләрнең керәшен гыйбадәтханәсен сайлавы сөендерә. Яшьләр арасында этномәдәни кыйммәтләргә кайту бара, ди ул.

Алена Кутузова
Алена Кутузова Казан кызы. Керәшен чиркәвенә гаиләләре белән йөриләр икән. Гыйбадәт татар телендә алып барылгач, керәшеннәр өчен горурланып куям, ди Алена.

Раштуадан соң Нарудаган

Раштуадан соң Нардуган бәйрәме башлана. Бу дини бәйрәм түгел, ул керәшеннәрдә мәҗүсилек чорыннан ук сакланып калган. Дөрес, Нардуганны чиркәү хупламый, шайтан бәйрәме дип атый.

“Аңа чиркәү атакайлары да каршы чыгып карады, партия дә тыйды, ләкин халыкны Нардуганнан биздерә алмадылар. Без үскән вакытта 30 ар кеше, төрлечә киенеп, йорт саен “Иске еллар узып китте, яңалары җитте! Иртәгә Нардуган!” дип йөри иде.

Өйгә кергәндә җыр-бию башлана, хуҗалар күчтәнәч, бүләк бирәләр. Нардуган вакытында кызлар егетләр белән таныша, уеннар оештырыла. Нардуган бер атна дәвамында бара иде”, дип сөйләгән Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев “Ирек мәйданы” газетына.


“Туым җондызы” фестивале

Хәзер республиканың керәшен оешмасы да Раштуа бәйрәменә игътибар бирә башлады. Быел икенче ел рәттән яшьләр арасында керәшен җырларын башкаручыларның “Туым җондызы” фестивале уза. Чараның максаты- сәләтле керәшен яшьләрен табу, ди “Туганайлар” газеты мөхәррире Людмила Белоусова.

Биюче Григорий Сергеев, Аграфена Васильева

“Туым җондызы” фестивале 16 гыйнварда “Ак Барс” яшьләр үзәгендә кичке сәгать биштә башлана. Фестивальдә күренекле керәшен җырчылары Георгий Ибушев, Лена Бичарина да катнашачак.
XS
SM
MD
LG