Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике атом һөҗүменнән исән калган япон вафат булды


Икенче дөнья сугышы ахырында Хиросима һәм Нагасакига булган атом һөҗүменнән исән калган Цутому Ямагучи 93 яшендә вафат булды.

Япониянең Маиничи, Асаһи һәм Йомиру газетлары хәбәренә караганда, Ямагучи рак авыруыннан үлгән.

1945 елның 6 августында АКШ атом бомбасы җибәргән вакытта Ямагучи бер эш сәфәре белән Хиросимада була. Анда аның гәүдәсенең өске ягы бераз зыян күрә һәм туган ягы Нагасакига кайтырга ашыга. Американың икенче тапкыр атом бомбасын Нагасакига җибәргән 9 августта Ямагучи бу шәһәргә килеп җиткән була һәм икенче тапкыр нурланыштан зыян күрә.

2006 елда БМОда чыгыш ясаган Ямагучи, үз тәҗрибәләре турында китаплар язган һәм җырлар башкарган. Һәм ул атом һөҗүменнән исән калганнар хакында бер документаль фильм да әзерли.

Икенче дөнья сугышыннан соң атом һөҗүмендә Хиросимада 140 мең, Нагасакида 70 мең кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG