Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ дөньясы Раштуа бәйрәм итә


Дмитрий Медведев хатыны белән Мәскәүнең Гайсә Мәсих чиркәвендә
Дмитрий Медведев хатыны белән Мәскәүнең Гайсә Мәсих чиркәвендә

Русиядән алып Эфиопиягә кадәр православ дөньясы бүген Раштуа бәйрәм итә. Күпчелек илләрдә ул тыныч кына үтсә, кайбер урыннарда төрле каршылыклар, урам җыеннары белән билгеләнде.

Русия патриархы Кирилл Раштуа келәвен Мәскәүнең Гайсә Мәсих чиркәвендә укыды. Бу аның Русия православ чиркәве җитәкчесе вазыйфасында беренче Раштуа келәве булды.

Гыйбәдәткә килгән дүрт меңләп кеше арасында Русия президенты Дмитрий Медведев та булган. Русия телевидениесе бу йоланы туры эфирда күрсәтте.

Шушы гыйбәдәткә килгән Тамара исемле ханым Раштуаның мәгънәсен болай аңлата: “Раштуа ул бар православ христианнары өчен зур бәйрәм. Ул яңару, игелек, матурлык, якты киләчәккә өмет.”

Гыйбәдәттән соң Медведев патриархка кулдан язылган заманча Яңа Завет китабын тапшырган. Җавап итеп Кирилл президентка 14-20 гасыр урыс язучылары әсәрләреннән төзелгән дүрт томлык җыентык бүләк иткән.

Русия премьер-министры Владимир Путин Раштуаны Идел буендагы Кострома шәһәрендә каршылаган.

Интерфакс мәгълүматына караганда, Раштуа йолалары Русиянең 30 меңләп чиркәвендә үткән. Казанның Тихвин чиркәвендә Павел атакай келәвне татар телендә укыган.

Мәгълүм булганча, католик христианнары Раштуаны 25 декабрьдә бәйрәм итә. Ә менә Русиянең православ чиркәве әле дә юлиан календарен куллана, шул сәбәпле Раштуаны искечә, 7 гыйнварда билгели.

Дөньядагы башка православ чиркәүләр исә, шул исәптән, Болгарстан, Романия православлары дөньяви тормыштагы грегориан календарен куллана һәм Раштуаны Көнбатыш дөньясы белән бергә 25 декабрьдә билгели.

Раштуа һәр җирдә тыныч түгел

Борис Тадич Высоки Дечани чиркәвендә
Дөньяның күпчелек илләрендә Раштуа йолалары тыныч кына үтсә, кайбер урыннарда төрле каршылыклар күзәтелде.

Балканда, Сербия президенты Борис Тадич Раштуаны Сербиядән ике ел элек бүленеп чыккан Косовога барып каршылады. 14 гасырда төзелгән Высоки Дечани чиркәвендә үткән йолада катнашып Тадич “изге җирләр безне без итә” диде һәм анда ел саен килергә вәгъдә итте.

100гә якын албан, албан әләмнәре болгап, сербларга каршы шигарләр кычкырып, Тадич сәфәренә протест белдерде. НАТОның тынычлык саклау көчләре аларны изге чиркәүгә якын җибәрмәү тырышлыгын күрде.

Гайсә пәйгамбәрнең туган ягы саналган Иорданның көнбатыш ярындагы Бәетләһемдә грек патриархы Теофилос III җитәкләгән йөрештә йөзләгән кеше катнашкан. Протест белдерүче фәләстиннәр Теофилосны Израилгә җирләр сатуда гаепләгән шигарләр кычкырган. Фәләстин полициясе йөрешне озатып барган.

Ниһаять, Мысырда православ гарәпләрнең бәйрәм чаралары полиция белән чуалышларга барып җиткән. Нагаа Һаммади шәһәрендә билгесез бер кеше чиркәүдән чыгып барган халыкка ут ачып, алты кешене атып үтергән. Рәсмиләр әйтүенә караганда, бу кеше узган елның ноябрендә бер христиан ире бер мөселман кызны көчләгән өчен үч алган.

Рәсми саннарга караганда, Мысырда халыкның 10% чамасы христианнар. Христианнар үзләре бу сан тагы да зуррак дип саный.
XS
SM
MD
LG