Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Соңгы елда Русия президенты Дмитрий Медведевның халык арасында популярлыгы артты. Шулай да премьер-министр Владимир Путинның Русиялеләр арасында абруе зуррак булып кала. Халыкның Медведевка күбрәк тартыла баруы ике җитәкче мөнәсәбәтендә чагылмасмы?

2009 елны Медведевның популярлыгы узган ел белән чагыштырганда 12% арткан. Хәзер инде Русиялеләрнең яртысы аны үз итә. Шулай да Путин әлегә Русия элитасын алганда популярлык нигезендә беренче бара. Бөтерусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, аны 67% халык яклый. Әмма Медведев инде аның “үкчәсенә басып” килә.

Медведев һәм Путинның үзара мөнәсәбәтләре һәрдаим игътибар үзәгендә. Бу хакта үзләреннән туры бәреп сораучылар да булды. Әмма әлегә җитәкчеләрнең берсе дә сер бирми.

Медведев әле күптән түгел генә Русиянең 3 телевизион канал башлыклары белән очрашуында, Путин белән дустанә мөнәсәбәтләре күптән дәвам итүен һәм киләчәктә дә шулай булачагын әйтте. Путин да аларның сәяси карашлары тәңгәл килүен белдергән иде.

Сүздә төрле, гамәлдә бер

Гарвард университетыннан сәясәт белгече профессоры Кэрол Сайветц “Америка авазы”на әйтүенчә, президент белән премьер-министрның бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре төрле юнәлештә үсеш алырга мөмкин.

“Медведев президент вәкаләте чыкканчы, ягъни 2012 елга кадәр реформалар һәм икътисади модернизацияләү хакында биргән вәгъдәләрен үтәргә өлгермәячәк. Шуның белән Путин Медведевны чын мәгънәсендә сәяси упкынга этәрә”, ди ул.

Шулай ук ул Медведев һәм Путинның каршылыклы сәясәт алып барырга мөмкинлеген әйтә.

“Мисал өчен Медведев Көнбатыш ишетергә теләгәнне әйтәчәк. Ә Путин киресенчә. Ул аның халыкара һәм эчке сәясәт карарларының кайберләрен кире кагачак”, ди профессор.

Чыннан да тышкы сәясәтне алганда, Медведев белән Путин каршылыгы әледән-әле сизелә. Ләкин гамәлләргә килгәндә, алар бер үк, ди белгечләр.

Халыкның кеременә карап

“Ведомости” газетасының аңлатмалар бүлеге баш мөхәррире Максим Трудолюбов сүзләренчә, бу бер үк сәяси системаның ике тармакка бүленүе генә. Һәм ул тармаклар төрле дәрәҗәдәге халыкка юнәлгән.

Аның фикеренчә, Путинның популярлыгы күбрәк урта керемле халык, ягъни дәүләт казнасына бәйле кешеләр арасында югары. Бу беренче чиратта бюджет тармагында эшләүчеләр, пенсионерлар һәм телевизор күп караучылар.

Ә Медведевның чыгышлары күбрәк югары керемле халыкка юнәлгән төсле. Трудолюбов фикеренчә, бу - яшьләр һәм шәһәрдә яшәүчеләр.

Сайветц фикеренчә, Медведевның популярлыгы мәскәүләр арасында югарырак булса, Путинны күбрәк икътисади һәм сәяси реформалар белән кызыксынмаган үзәктән ерак яшәгән кешеләр үз итә.

Шуңа Путинның тарафдарлары күбрәк килеп чыга. Ә телевидение Русиядә иң таралган мәгълүмат чарасы булганлыктан бу шулай ук аның файдасына эшли.

“Путиннан аермалы буларак Медведевның илдәге сәяси көчкә басым ясау өчен үз карашы да, мөмкинлеге дә юк”, дигән фикердә Трудолюбов.

Аерма күзгә ташлана

The Washington Post газетасы хәбәрчесе Энн Эпплбаум узган елның июлендә АКШ президенты Барак Обаманың Русия җитәкчеләре белән очрашуы турындагы мәкаләсендә, Американ идарәсенә Медведев белән аралашуы җиңелрәк булуын ассызыклады.

“Путин белән сөйләшү еш кына Русиянең үпкәләре турындагы зарлануларга кайтып кала”, ди журналист. Шул ук вакытта ул Медведевның Русиянең тышкы сәясәтенә тәэсире зуррак булыр дип уйлау беркатлылык икәнен әйтә.

“Ике җитәкчене берюлы күргән кешеләр алар арасындагы аерманың шул кадәр күзгә ташлануына аптырый. Мисал өчен берничә ай аларның икесе дә катнашкан очрашуда булган бер кеше, нигездә, Путин сөйләде, ә Медведев язып кына барды дип әйткән иде”, ди Эпплбаум.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG