Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:45

Казанда Ислам бизнесы һәм финансы саммитын уздыру мәсьәләсе карала


2010 елның июнендә Казанда II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитын уздыру планлаштырыла. “Tatcenter”га Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белдерүенчә, республикада ислам инвестиция ширкәтен төзү күздә тотыла һәм дөньякүләм финанс кризисы вакытында ислам шартларына туры китереп бизнес алып бару эшмәкәрләр даирәсендә кызыксыну тудыра. Шулай ул элемтәләр урнаштыру өчен дә бик файдалы.

I Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты 2009 елны Казанда узган иде. Анда Русия, БДБ илләре, Якын Көнчыгыш, Африка, Европа һәм Көньяк-Көнбатыш Азия илләреннән ислам икътисады белгечләре катнашты.

XS
SM
MD
LG