Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Быел үзегезне камилләштерү өчен нинди йөкләмәләр алдыгыз?


Һәркем диярлек Яңа ел сәгате сукканда үзенә теләкләр теләгән. Хыялын кәгазьгә язып аны яшерен бер җиргә тыгып куючылар да бар. Күпләр шәхси йөкләмәсез булып чыкты. Үзләрен камилләштерү өчен кайберәүләр ябыгырга, кайберәүләр салкын су белән коенырга тели.

Алия Казан консерваториясенең өченче курсында укый. Тырышып белем алып, чын музыкант булу аның иң зур максаты икән. Шулай да, үз алдына куйган йөкләмәсе дә бар.

- Мин яшәвемнең максатын беләсем килә. Ул узган ел куелган иде инде, мин аны ачыклый алмадым. Шуңа күрә 2010 елга да аны ачыклау төп йөкләмәм булып кала.

Лилия апа үзе турында, мин күптән пенсиядә инде, ди. Сәламәтлек һәм күңел тынычлыгыннан башка бернәрсә дә кирәкми, дип белдерә. Шулай да, 2010 елда ул сәламәт булу өчен бары тик файдалы булган ризык ашауга күчкән.

- Файдалырак ризыкларны ашау кирәк. Бөтен тәмле әйберләр зыянлы. Ризык майлы, тозлы һәм үткер булмасын. Безнең яшьтәгеләргә күбрәк шундый әйбер кирәк.

Лилия апа 2010 елда күбрәк саф һавада булырга һәм җәяү йөрүне дә максат иткән. Тик шәһәрдәге кулайсызлык аның бу теләгенә күп очракта киртә булып тора икән.

- Урамнарда бик йөреп тә булмый. Машиналар бик күп. Без Гвардейская урамында яшибез. Горкий паркы бар иде. Хәзер анда да куркыныч, сукбайлар күп. Безнең районда чыгып йөрергә, я булмаса йөгерергә урын юк. Без йөрергә “Соцгород”ка кадәр барабыз. Анда бик яхшы бакча бар. Аны да бетермәсәләр ярый инде.

Урта яшьләрдәге Фәрит сәнгатькәр. Ул һәр ел саен үзенә йөкләмәләр ала. Узган ел эчүне ташлаган.

- Ташлагач рәхәт икән. Эштә дә, өйдә дә буран юк. Аракы эчмәгәч әйбәт. Ә 2010 елда ныклап торып спорт белән шөгыльләнә башлаячакмын. Спорт сәламәтлекнең нигезе бит.

50 яшьлек Гөлсинә Казандагы тәм-томнар сата торган кафеларның берсендә эшли.

- 2010 елга үземә бернинди йөкләмә дә алмадым. Исән-сау булыйк дигән теләгем генә бар.

Исламга 25 яшь. Күңелдәге максатны башкалар белән бүлешү килешә торган әйбер түгел, ди ул.

- Хәзер йөкләмәләр ала торган замана түгел. Иртәгә нәрсә буласын белеп булмый.

Талия бер ширкәттә менеджер булып эшли. 2010 елга ике якта ике максатым бар, ди ул. Зуррак фатир алу йөкләмәләренең беренчесе икән.

- Сәламәтлек турында уйланырга вакыт җитте. Миңа ябыгырга кирәк. 10-12 килограммга кимисем килә. Моның өчен диета тота башладым. Фитнес белән шөгыльләнергә җыенам.

Шамил 40-ның теге ягында. Театрда эшли. Ел да бурычларны үзенә күп итеп куя икән. 10 гына проценты үтәлгән булса да, бу бит инде алга китеш була, дип белдерә ул.

- 2010 га да бик зур максатлар куйдым. Әмма иң мөһиме, сәламәтлек. 40-ны узгач сәламәтлек ягына күбрәк игътибар бирү кирәк. Йокы туямы, туймыймы карап тормыйбыз. Заманга ярарга тырышып кайвакытта тиешенчә киенмибез дә. Сәламәт булу өчен моңа иртән торгач физзарядка ясау да керә. Салкын су белән коенуны да планлаштырдым. Белмим әле, ничек булып бетәр. Әкренләп кенә башладым.
XS
SM
MD
LG