Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һенрик Торемарк: “Татарлар бәхетле кешеләр”


Һенрик Торемарк
Һенрик Торемарк

Торемарк Казанны фантастик шәһәр дип санаса да, татар яшләренең, мәдәниятенең урыслашуын сизә. Әмма Казанның татар башкаласы булуында бернинди бәхәс була алмый дип белдерә.

Һенрик Торемарк “Азатлык” радиосының Казан бүлегенә Финляндия татары Әмир Вафин белән килде. Узган ел Әмир белән Һенрик Казан дәүләт университетында урыс телен өйрәнгәннәр иде.

Русиядә татарлар яшәвен белмәгән

Һенрик Русиягә килгәнче бу илдә татарларның яшәвен бөтенләй белмәсә дә, бер ел ел эчендә татар теле, мәдәнияте, ислам дине белән танышырга өлгергән. Мәчет белән чиркәү янәшә торса да, монда гаугалар чыкмый, ди ул.

“Сәлам! Мин – Һенрик. Мин Шведциядән. Хәлләр ничек, Татарстан?”, дип сөйләшә ала швед егете.

Һенрик татарларның мәдәнияте алдынгы, яшь татарлар мирасларын хөрмәтли дип уйлый. Шуңа күрә татарлар бәхетле халык, ди ул. “Татарлар бик рәхәт яши. Алар белән аралашу җиңел. Мине җылы кабул иттеләр. Татарларга карашым бик уңай”, ди Һенрик.

Урыслашуны швед та күрә

Әмма Һенрик татар яшьләренең, мәдәниятнең урыслаша баруын сизә. “Алай да татар һәм урыс сәнгатен Европаныкы белән чагыштырып була”, диде Торемарк.

Русия тарихы дәреслекләрен укучылар XVIII гасырда булган урыс-швед сугышын, Төньяк сугышы дип тарихка кергән орышны яхшы белә. Һенрик фикеренчә, бу сугыш турында Шведциядә артык шауламыйлар. Әмма Казан студентлары Төньяк сугышы турында мактанып исенә төшергәләгәннәр икән. Янәсе, без сезне теге вакытта җиңгән идек, дип.

Татарлыкны күрсәтү мөһим

Әмир Вафин Һенрикны бер ел дәвамында татар концертларына, милли җыеннарга күп тапкыр алып барган. “Татар яшьләре минем дусларымны – чит ил студентларын яратып кабул итә. Алар бик ачык. Яңа кешеләр белән танышасы, дөнья турында беләселәре килә”, ди Әмир.

Һенрик Торемарк Финляндиядә яшәүче Әмирне Казан татарларының якын итүләренә соклану белдерә. Үз татарлыгыңны күрсәтү – бик мөһим эш дип саный ул. Киләчәктә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар белән танышып чыгу хыялы белән яши. Бөтен татарларны яңа ел белән котлый.
XS
SM
MD
LG