Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

Бүгеннән башлап Европа Берлегенә Испания рәислек итә


Европа Берлеген бүгеннән башлап 6 ай дәвамында Испания җитәкчелек итәчәк. Ләкин бу юлы рәислек мәсьәләсендә бераз үзгәреш бар. Рәсми җыеннар Берлеккә рәислек иткән илнең башлыгы җитәкләмиячәк.

Яңа кабул ителгән Лисабон килешүе буенча декабрь аенда моның өчен Ван Ромпуй берлекнең даими башлыгы итеп сайланган иде.

Бүген рәислек вазифасын алу тантанасында Испания башлыгы Хосе Луис Родригес ясаган чыгышында, үз хөкүмәтенең Берлекнең алга таба куйган икътисади максатларын гамәлгә ашыру өчен зур тырышлык күрсәтәчәген әйтте.

XS
SM
MD
LG