Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиратта американ консуллыгына ут ачылган


Әфганстанның көнбатышындагы Һират шәһәрендә американ консуллыгы урнашкан бинага ут ачылды.

Җирле полиция хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк. Ике ракета бинага эләккән, ә тагын берсе консуллык җире янына төшкән.

Кабулдагы АКШ илчелеге Һират консуллыгына ут ачылуын раслады, әмма бу хакта тәфсилрәк мәгълүмат бирмәде.
XS
SM
MD
LG