Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Әфганстан парламенты министр нәмзәтләрнең яңа исемлеген алды


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи бүген парламентка министр нәмзәтләрнең яңа исемлеген тәкъдим итте.

Исемлектә барлыгы 16 кеше. Анда элек депутатлар тарафыннан кире кагылган бер генә вәкил дә юк.

Мәгълүм булганча, Карзаи үз хакимиятен тәшкил итәчәк нәмзәтләрне парламент әгъзаларына тәкъдим иткән иде инде. Ләкин Карзаи тәкъдим иткән 24 нәмзәтнең 17се парламентның хуплавын алмады.

Киләсе атнада депутатлар яңа исемлектәге нңмзәтләргә тавыш бирергә тиеш.

Президент тарафыннан тәкъдим ителүчеләр арасында 3 хатын-кыз да бар. Тышкы эшләр министры вазыйфасына Карзаи үзенең дәүләт куркынычсызлыгы киңәшчесе Залмай Рәсүлне тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG