Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Татарстан-2009” симпозиумы узачак


Казан дәүләт университетының Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге 14 гыйнварда “Татарстан-2009” дигән республика җыенын уздырачак.

Аның максаты – иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади хәлләр, мәгариф, фән, мәдәният мәсьәләләре турында фикер алышу.

Аерым алганда анда Татарстанның дөнья һәм Русия сәясәтендәге урыны: 2009 ел йомгаклары, хакимият һәм оппозиция: сәяси процесслар, гражданлык җәмгыяте үсеше, бүгенге Татарстанда җәмәгатьчелек фикере, Татарстан юлы: Көнбатыш һәм Көнчыгыш карашы,төрле мәдәниятләр һәм телләрнең бер җирлектә үсеш алуы мәсьәләләре каралачак.
XS
SM
MD
LG