Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:43

10 гыйнвардан Грузия һәм Көньяк Осетия чигендәге контроль кырыслана. Русия яки осетин паспорты булмаган Ахалгорски (Ленингорски) районында яшәүче грузиннарга чикне узуда чикләүләр кертелә.

2008 елгы сугыштан соң, Көньяк Осетиядәге грузиннарның күпчелеге төбәктән китсә дә, хәрби чаралар булмаган Ленингорскида алар әзме-күпме яшәп калды. Әмма әлегә хәтле андагы грузиннар чикне ирекле рәвештә узса, 10 гыйнвардан тәртипләр үзгәрә.

Көньяк Осетия һәм Русия чик сакчыларының соңгы карарларына күрә, хәзер Грузия ватандашлары чикне бары чит ил паспорты күрсәтеп кенә чыга алачак. Анысы да урыс теленә тәрҗемә ителеп, нотариус тарафыннан расланган булырга тиеш. Элек исә грузиннарга чикне узу өчен үзләренең шәхси берәр документын күрсәтү дә җитә иде.

Хәзерге вакытта Тифлиста булучы Көньяк Осетиянең грузин тарафлы идарәсенең җитәкчесе Дмитрий Санакоев белдерүенчә, чиктә хәзер барлык грузиннардан чит ил паспортлары таләп итәчәкләр.

“Әлеге чит ил паспортлары махсус кәгазьдә, нотариус тарафыннан расланган һәм урыс теленә тәрҗемә ителгән булырга тиеш. Эчке паспортларның моңа бернинди катнашы юк. Бүгенге көндә чиктәге киеренкелек болай да арткан иде. Һәм бу чикләүләр кертү аны тагын да кискенләштерә генә”, ди ул.

Санакоев сүзләренчә, грузин-осетин чигендә хәрәкәт итү мәсьәләсе, Женевадагы сөйләшүләр вакытында күтәрелгән булса да, тарафлар бер фикергә килә алмаган.

Ассимиляциянең бер юнәлеше

Элегрәк Грузия парламенты спикеры Давид Бакрадзе халыкара ярдәм белән Ахалгорски районы грузиннарына чикне грузин паспорты белән узу проблемасын хәл итәчәкбез дип әйткән иде. (Тифлиста әлеге районны Ленингорски дип түгел, ә элеккечә Ахалгорски дип атыйлар, шул сәбәпле аңлашылмаучанлык килеп туа).

“Бу төбәкне ассимиляцияләүнең тагын бер адымы. Кеше хокукларын бозу нигезендә, алар Ахалгорски районында яшәүчеләрне Русия паспортын алырга мәҗбүр итәләр” дигән иде 6 гыйнвар көнне Бакрадзе.

Көньяк Осетия ягы яңа тәртипләр кертүне кире какмый, әмма моны кеше хокукларын бозу дип санамый. Мисал өчен элекке мәдәният министры, ә хәзер җирле драма театры башлыгы Тамерлан Дзуццев сүзләренчә, монда бернинди дә аңлашылмаучанлык туарга мөмкин түгел.
“Паспортны урыс теленә тәрҗемә итү гадәти, грузин телен аңламаучылар аны урысча укырга тиеш”, ди ул.

Грузиядән ярдәм киселсә

Кавказ белгече Иван Сухов фикеренчә, чикне узу тәртипләрен Көньяк Осетия очраклы рәвештә генә үзгәртмәгән.

“Көньяк Осетиядә яшәүче осетиннар һәм бераз калган грузиннар Цхинвал белән чагыштырганда, Грузиягә киткән качакларга торак, әзме-күпме акчалата ярдәм бирелүне күрә һәм аерманы сизә. Әгәр Ленингорски районында яшәүче грузиннарга чикне узу, грузин авылларына бару авырлашса һәм Грузия хөкүмәтеннән килә торган ярдәм киселсә, бу киеренкелекне арттыруга гына китерәчәк”, ди Сухов.

Шул ук вакытта Грузин ягы Страсбургтагы Европа Шурасы парламент ассамблеясының чираттагы сессиясендә әлеге мәсьәләне күтәрергә һәм грузиннарга Русия паспортын бирдерүгә каршы чыгарга җыена.

XS
SM
MD
LG