Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Беларус нефть бәясе мәсьәләсендә кабат килешә алмады


Мәскәү һәм Мински Русиядән Беларуска җибәрелә торган нефть бәясе турында кабат уртак фикергә килә алмады. Мински дәлилләренә Мәскәү игътибар итмәгән.

9 гыйнвар көнне Русия вице-премьеры Игорь Сечин чакыруы белән Мәскәүдә Беларус вице-премьеры Владимир Семашко җитәкчелегендәге вәкиллек булды.

Беларус хөкүмәте матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Мински ягы саннар ярдәмендә, икеяклы элемтәләр хокук базасы нигезендә дәлилләр китергән.

“Әмма Русия тарафыннан сөйләшүне алып баручылар моны игътибарга алмады”, дип белдерә Беларус хөкүмәте.

Шул ук вакытта билгесез булып калырга теләгән нефть өлкәсендәге бер Русия белгече "Яңалыклар" Русия агентлыгына белдерүенчә, әгәр Беларус ягы сөйләшүләр вакытын сузса, тәкъдим ителгән ташламалардан да колак кагарга мөмкин.

Мәскәү эчке куллану өчен Беларуска салымсыз 6,3 миллион тонна нефть бирергә тәкъдим итә. Әмма Мински Беларус, Русия һәм Казакъстан таможня берлеге нигезендә, барлык нефть салымсыз булырга тиеш дип белдерә.

Чираттагы сөйләшүләр нәтиҗәсез төгәлләнгәч, Беларус рәсми мәгълүмат чаралары республика нефтехимиясе җайланмаларын канунсыз тартып алырга омтылуда гаепләп, Русияне кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Беларусның беренче каналы Таможня берлеге бары 3 көн генә гамәлдә булды дип белдерде.
XS
SM
MD
LG