Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:51

Уфа һәм Стәрлетамак архиепискобы Никон православ христианнарның Раштуа бәйрәме белән Башкортстан президентын котлаганда, аны мактады

Православ христианнарның Раштуа бәйрәмен алдап-йолдап Русиянең бөтен халкына тагу аркасында килеп туган яңа ел башындагы ун көнлек эшсезлек, Башкортстанда эчкечелекнең, җинаятьчелекнең, янгын чыгуларның кискен артуына китерде. Мисал өчен, республиканың Гадәттән тыш министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, яңа елдан башлап республика буенча тәүлегенә 10-15 янгын чыгып тора, анда кешеләр янып, агуланып үлә.

Бәйрәм булгач, котлаулар да була. Шулай, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов шушы православ бәйрәм уңаеннан республиканың бөтен халкын кайнар котлады. Үзенең котлавында ул Башкортстанда диниара килешү һәм татулык хөкем сөрә дип раслый.

Ә Уфа һәм Стәрлетамак архиепискобы Никон исә, Раштуа уңаеннан Мортаза Рәхимовны аерым котлады. Никон да үз чиратында республикадагы диниара татулык урнашуы турында белдерә һәм моны ул Рәхимовның акыллы милли сәясәт алып баруына бәйли. Алай гына да түгел – бер булгач булсын диптер инде, архиепископ Никон Башкортстан күп өлкәдә Русиянең башка төбәкләренә үрнәк булып тора дип раслый.

“Башкортстанның күпмилләтлелеге һәм күп динлелеге Сезнең җитәкчелектә республика халыкларын берләштерүнең нигезенә әйләнде. Безнең республика, халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча, Русиядә лидер булып тора, икътисади, сәяси һәм дини тотрыклылык өлкәләрендә башка төбәкләргә үрнәк күрсәтә”, диелә Никонның Рәхимовны котлавында.

Шунысы кызык, дигәндәй: православ архиепископ сүзләрен, хәтта республикадагы урысларның мәнфәгатен яклаучы Уфагуб сайты да расламый. Киресенчә, бу сайтта, конкрет документлар, дәлилләр китереп, нәкъ Мортаза Рәхимов җитәкчелегендә алып барылган милли сәясәтнең республика халыклары арасын бозуга, башкорт булмаган халыкларны икенче сортлыга әйләндергәнен исбатлый.

Башкортстандагы татар милли оешмалары инде ике дистә ел Башкортстанда татарларны рухи изү, аларның милли үзаңын томалау сәясәте алып барылганлыгы турында чаң кагалар. Кем белә - бәлки архиепископ Никон Мортаза Рәхимовны нәкъ шундый сәясәт алып барганы өчен мактыйдыр? Нәмәгълүм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG