Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:18

Казанда яшьләр үзенчәлекле юнәлештәге җырлар тыңларга, видео-арт, фото-арт карарга “Сары бишмәт”кә җыелды. Оештыручылар үзгә сәнгать белән аралашу өчен татар яшьләренә дә аерым бер урын булса иде дигән теләктә.

Казан тарихилык исе килеп торган бик үзенчәлекле шәһәр, дип белдерә Галина Шиян. Галина үзе нинди генә калада булмасын беренче чиратта кешеләргә игътибар итә икән. Аны гадәти булмаган төс-кыяфәтләр дә; үзенчәлекле итеп елмаю, көлү, моңаю, гаҗәпләнү, аптырау да җәлеп итә.

“Менә әле генә безнең яныбыздан үтеп киткән Наталья архитектура өчен җаваплы. Ул архитектор, шуңа аңа корылмалар бик якын. Мин кешеләргә, ә ул архитектурага игътибар итә. Һәм иң кызыгы – бу әйберләр бер-берсенә туры килә. Аңлашыла да, чөнки алар шул шәһәр кешеләре бит”, ди Шиян.

Галина Петербурда яши, ә Наталья Быстрянцева Мәскәүдә. Барган шәһәрләре дә, иҗат эшләре дә уртак. Тарихи биналар, үзенчәлекле архитектура корылмалары һәм кешеләрне аерым-аерым төшереп тә гаҗәеп үзенчәлекле фотолар эшли алар.

Казанга махсус фото рәсемнәр эшләү өчен җәй көне килергә җыеналар. “Җәй шәһәр терелебрәк тә китә бит, Казан җылылыгы белән безнең өчен ачылачак әле”, ди Наталья. Алар иң беренче чиратта үзләренең иҗатларын хезмәттәшләре, дуслары, рәссамнар белән бүлешәләр икән. Рәсемнәрен Питербур, Мәскәү күргәзмәләрендә дә күрсәткәннәр. “Мосфильм” га да элгәннәр.

Фотолар һәм видео-арт осталары Казанга әлеге кичәне оештыручыларның берсе Илдар Кәрим чакыруы белән килгән. Уртак эшләре дә бар. Ә Илдар “Сары бишмәт” диварына үзе төшергән рәсемнәрне дә элгән иде. Үзенең эшләрен ул “Кыяфәтне бозу” дип атаган.

“Без әлегә бу галереяне Маяковский клубы – “Сары бишмәт”тә эшләдек. Ә киләчәктә үзара аралашу һәм төрле юнәлештәге сәнгатькә һәм мәдәнияткә тарту өчен галерея ачасыбыз килә. Анда музыка һәм концертлар да булырга тиеш. Бәлки симфоник концертлар да... Бу әлегә зур планнар. Аның өчен акча һәм көч таләп ителә”, ди Илдар Кәрим.

Диварда да, сәхнәдә дә Мубай

Оештыручыларның теләге видео-арт, фото-артны һәм музыка сәнгатен бөтен төрле юнәлешләре белән күрсәтү. 8 гыйнвар кичендә булган кичәнең рәвешенә һәм эчтәлегенә килгәндә дә эзләнүдә алар.
Мубай

Гадәти булмаган бу кичәнең башы да үзенә күрә бер көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты. Яшьләр ипләп кенә керә торды, ә фотографлар эшләрен диварга элә торды. Үзенчәлекле сәнгать белән мөкиббән киткәннәр, кемнәрдер рәсемнәр янында, кемнәрдер көйчеләр музыка кораллары тавышын көйләгән җирдә гәп корды. Ә Мубайның фотоларга исе китте. Диварга аны да элгән иделәр.

“Рәсемнәр бик ошады. Минем уемча, тормышта мин үзем булып йөрмим, ә рәсемдә үзем. Берүзем калганда нәкъ шулай. Гомумән, күргәзмә әйбәт килеп чыккан. Беренчедән, ул бу клубка килешеп тора. Икенчедән, гадәттә тамашачы килеп җырлаган кешене генә карый, ә монда фотоларны да күрә, шул ук вакытта музыка да тыңлый. Миңа кичәнең идеясе бик ошады”, ди Мубай.

Сәхнәгә чыкканда һәрвакыт кара футболка һәм зәңгәр джинс киюне хуп күргән Мубай “Сары бишмәт” клубындагы кичәгә тамашачы яратып өлгергән әсәрләре белән яңаларны да алып килгән. “Бишек җыры”н ул үзе язган һәм әлеге кичәдә ул аны “Aksubai Fusion Band” төркеме белән бергә беренче тапкыр башкарды.

Русча гына башланган кичә аннан татарча да китте


Балет биючесе Нурбәк Батулла, мин бит Мубайны тыңлар өчен генә монда килдем дип әйтергә була, дип белдерсә дә, аңа сәхнәгә менәргә туры килде. Оештыручылар әйтүенчә, Кыш бабай булып киенгән алып баручының йөрәге тотты һәм ул кайтып китте. Нурбәк алып бара башлагач, кичә тигез ике телдә татарча һәм урысча китте.

Тамашачы, бу очракта тамашачы дип әйтү бик үк дөрес тә булмас, кичәдә катнашучылар “Әл-Җәзирә” оештырган Катарның Доха шәһәрендә узачак документаль фильмнар бәйгесендә күрсәтеләчәк видеоны да карады. Ул әсәр калмыкларның ышануларына багышланган. Мәскәү яшьләре төшергән язма гарәп теленә Казандага “Hijazz” үзәгендә тәрҗемә ителгән. Киләчәктә үзгә фикерләүче яшьләрнең Татарстан турында да видеофильм эшләргә теләкләре бар.

Илдар Кәримов
“Без антрополог Диләрә Сөләйманова белән фильм төшерергә җыенабыз. Ул Татарстандагы һәм авыллардагы тел сәясәтенә багышланачак. Һәм тел үсеше юлларын аңларга ярдәм итәчәк”, ди Илдар Кәримов.

Иртәнге 4-кә кадәр барган кичәдә Who Are Theese Men төркеме дә җырлады. Күптән түгел генә оешкан төркемнең җырлары Казан, я булмаса Русиядә генә түгел, ә Кушма Штатлар, Яңа Зеландия, Испания радиостанцияләрендә дә яңгыраган. Алар татар көйләрен заманча европа стилендә башкара. Инглизчә җырлыйлар, ике татарча җырлары да бар.

Ә менә тамашачы алдына беренче тапкыр чыккан Рушанны, татарча бик үзенчәлекле итеп җырлый ул, яшьләр татарның Элиот Смитына ошаталар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG