Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:48

2010 елда бәйсез газетларның тиражы берничә йөзгә генә артты. Басмаларда зур үзгәрешләр бөтенләй күзәтелмәде диярлек. Дәүләт газеты булган “Ватаным Татарстан” өйдән-өйгә йөреп укучыларын 24 меңгә җиткерде.

Газетның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров “Үз елыбыз котлы булсын” мәкаләсендә “Ватаным Татарстан”ның укучылары 5 мең 558-гә артуын белдерә.

Өйдән-өйгә йөрү һавалы бәндәләргә ошамаган

Сәфәров язуынча, журналистларның өйдән-өйгә кереп йөрүе кайбер һавалы бәндәләргә ошап бетмәгән икән. Янәсе, мондый түбәнлеккә төшмәскә кирәк иде инде.

“Без халыкны кызык-мызык язып мавыктыру яки үзебез аңламаган нәрсәләр белән куркыту юлын сайламаска булдык. Кызыктыручылар, куркытучылар бездән башка да җитәрлек. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: алар бу эшне кемгәдер яхшылык эшләр өчен дип түгел, ә кесәләренә саллы гына суммалар салу максатыннан чыгып эшли. Эшләсеннәр. Һәркем бу дөньяда үзенә йөкләнгән бурычны үти. Ә без һәрвакыт "Ватаным Татарстан" газетасы татарның җитди, сыйфатлы газетасы булырга тиеш дигән фикердә булдык һәм алга таба да шул фикеребездән баш тартмабыз”, дип язган Сәфәров “Үз елыбыз котлы булсын” мәкаләсендә.

Илдар Миргалимов
Баш мөхәррир урынбасары Илдар Миргалимов сүзләренчә, кайбер газетлар “Ватаным Татарстан”ны башка газетларга язылмагыз дип йөрүдә дә гаепли.

“Без теге газетка язылмагыз, монысына язылмагыз дип әйтеп йөрмибез. Башка газетларга аяк чалу дигән әйбер булмады. Кайбер редакцияләрдән шундый гаепләүләр ишетелә. Мин аларга әйдәгез, кем кайда нәрсә әйткәнен ачыклыйк, без моңа каршы чаралар күрәчәкбез дип әйтеп карыйм. Әмма төгәл фактлар юк. Бары тик буш гаепләүләр генә ишетелә. Бу турыда акция алдыннан ук сөйләшеп куйдык. Газетка яздыру башкалар хисабына эшләнмәде”, ди Миргалимов.

Илдар Миргалимов халыкның берничә газет укуын зур сөенеч дип саный. Укучыбыз булса, бөтен газетларга да урын җитә, без талашып яшәргә тиеш түгел, ди ул.

“Ватаным Татарстан” десант төшерде

Миргалимов сүзләренчә, газетны тәкъдим итәргә берәр авылга килер алдыннан иң башта район хакимияте, авыл хуҗалыгы җитәкчелеге, почта хезмәткәрләре белән элемтәгә кергәннәр. Аннан 4-5 кешедән торган төркем районга десант булып төшкән дә авылларга таралышкан.

“Гадәттә бер авылга бер кеше туры килә, ягъни бер хат ташучыга бер кеше тагылып йөри. Почта ташучы белән өйгә керә, укучыга газетны күрсәтә, сорауларына җавап бирә һәм кешеләргә “газетта нәрсә укырга теләр идегез, нәрсә ошый яки киресенчә”, дип сораулар бирә. Бу укучының фикерен белү өчен уңышлы адым булды. Укучыга газет ошаса, аны “Ватаным Татарстан”га яздыртып та куябыз. Бу газетны рекламалауның үзенә күрә бер төре”, ди Миргалимов.

Халыкны ни борчый?

Авылдан-авылга, йорттан-йортка йөргәндә шунысы ачыкланган: укучы газетта көндәлек мәшәкатьләр турында укырга, файдалы киңәшләр алырга тели. Иҗтимагый-сәяси тормыш, милли сәясәт турында укырга бик атлыгып тормый. Бу турыда язу кирәкме икән, дип сорау бирүчеләр дә булган. Әмма бу өлкә белән кызыксынучы укучылар да бар икән.


“Берничә ай хезмәт хакы алмаучы районнарда булырга туры килде. Укучылар газет битләрендә үзләренең матди хәлләрен яктыртуны сорый. Шулай ук авыл хуҗалыгын алып бару мәшәкатьләре турында язуны тели. Укучыларыбызның күпчелеге авылда яшәгәнгә, газетта авыл тормышына зур игътибар кирәклеге тагын бер кат исбатланды. Ни гаҗәп, кешеләр күбрәк сәламәтлек саклау, көндәлек хуҗалыкта кирәк булган киңәшләр турында укырга тели. Шуңа күрә газет беренче чиратта укучыга файдалы булырга тиеш. Укучыны өйрәтергә кирәкми, аңа файдалы булу зарур”, ди Илдар Миргалимов.

Дәүләткә кирәк, халыкка кирәк булырмы?


Дөрес, “Ватаным Татарстан” тиражны хакимият җыйсын дип тә утыра ала, чөнки без дәүләт газеты. Әмма ул вакытта “Ватаным Татарстан” халыкка кирәкле газет булмаячак. Башка татар газетларына бу акцияне оештыру авыррак, дип уйлый Миргалимов.

“Ватаным Татарстан”ның мондый акцияне оештырырга мөмкинлеге бар. Бездә халык та күп эшли. Ресурсларыбыз да бар. Киләчәктә газет халык белән бергә булырга тиеш. Эшләр шуңа таба бара. Укучы белән якынаймасак, без беркемгә дә кирәк булмаячакбыз”, ди Илдар Миргалимов.

“Ватаным Татарстан” газетын халыкка тәкъдим итү, өйдән-өйгә йөрү киләчәктә дә алып барылачак. Чөнки редакция моның файдасын тоя башлаган. 2009 елның 1 гыйнварына газетның укучылары 18 мең булса, бүген 24 меңгә җитә язган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG