Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:08

Бу сорауга 14 гыйнварда узачак җәмәгать тыңлауларында ачыклык кертеләчәк. Әлегә исә, Татарстандагы сәяси оппозиция бу уңайдан каршылык белдерә. Алар фикеренчә, хакимият башлыгын депутатлар түгел, ә халык сайларга тиеш.

2010 елның мөһим вакыйгалары арасында Казан хакимияте башлыгын сайлау да тора. Халкы бер миллионнан ашкан башкаланы үзе бер дөнья дип атап була. Шуңа күрә дә, бу сайлауларга татар җәмәгатьчелеге битараф түгел. Бигрәк тә кайберәүләрне республика җитәкчелегенең шәһәр мэрын сайлау тәртибен үзгәртергә теләве борчый.

Моңа кадәр ул халык тарафыннан сайланып килергә тиеш иде. Хакимият уставы да моны исбатлый. Хәзер исә, шәһәр думасы депутатлары әлеге уставны үзгәртергә кирәклеге турында проект кабул итте. 14 гыйнвар көнне, бу уңайдан җәмәгать тыңлаулары да узачак. Нәкъ менә биредә, Казан мэры сайланачак, әллә билгеләнәчәкме дигән сорауга нокта куелыр дип көтелә.

Билгеле, Казандагы сәяси оппозиция дә әлеге хәлләргә үз сүзен әйтми калмады. “Җинаять һәм канун бозуга каршы” хәрәкәтен җитәкләүче Дмитрий Бердников 9 гыйнварда хакимияттә узачак җәмәгать тыңлауларына альтернативалы җыелыш үткәрде. Хакимият башлыгын билгеләү мәсьәләсенә ул мондый фикер белдерде.

Дмитрий Бердников
“2005 елда хакимият башлыгын сайлау турында устав әзерләнгәндә, Казанның элекке мэры Камил Исхаков та, хәзергесе Илсур Метшин да “ниһаять Казан башлыгын халык үзе сайлап куя башлаячак дигән иде. 2006 елда бу сайлауны үткәреп тә карарга тырыштылар. 2010 елда исә, Казаннар мэр сайларга әзерләнде. Соңгы айларда Казанда шау-шулар артты. Әле эшмәкәрләр баш күтәрә, әле хосусый автобус хуҗалары ризасызлык белдерә, күпләр торак коммуналь хуҗалыгы тармагыннан канәгать түгел. Шуңа күрә, халык , аның мәнфәгатен кайгырткан җитәкчене сайларга тели.

Шуңа да карамастан узган елның ноябрь аенда шәһәр думасы депутатлары уставны үзгәртерә кирәк дигән фикергә килде. Бу җыелышта мин дә катнаштым. Әмма сүз әйтергә ирек бирмәделәр.

Уставка кертеләсе үзгәрешләр буенча мэрның берничә урынбасары һәм хакимият төзелешендә үзгәрешләр булачак. Бу үз чиратында янә хакимият түрәләренә чыгымнар артачак дигән сүз. Кайбер түрәләр үзләренә кулай булган кануннар төзи. Без моңа риза түгел. Шуңа да 9 гыйнварда җәмәгать эшлеклеләрен җыеп тыңлаулар үткәрдек. Үз тәкъдимнәребезне 14 гыйнварда узачак җыелышта да җиткерәчәкбез”, ди Бердников.

Аның сүзләренчә, тәҗрибә күрсәткәнчә, хакимият башлыгы бер әйбер турында уйлаган икән, үзенекенә ирешә. Шуңа күрә Бердников әллә ни уңышка өметләнми. “Чаллыдагы вакыйгалар да күңелне төшерде”, ди ул. Биредә дә шәһәр мэрын сайлау уставына үзгәрешләр кертү турында җәмәгать тыңлаулары булган. Нәтиҗәдә, хәзер Чаллы башлыгы шәһәр депутатлары тарафыннан сайланачак.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов “Казан башлыгы һичшиксез билгеләнергә тиеш түгел, ә халык тарафыннан сайланырга тиеш”, ди.

Рәшит Әхмәтов
“Халык хакимиятне канәгатьләндермәгән башлыкны сайларга мөмкин. Шуңа да җитәкчелек авторитаризм юлына басып, мэрны билгеләүне сайлый. Төбәк җитәкчеләрен сайлауны бетерделәр, хәзер шәһәр хакимият башлыкларына да чират җитте.

Демократик республикада мэрлар халык тарафыннан сайланырга тиеш. Алай гына да түгел, минемчә, бу мәсьәләдә без Америкадан үрнәк алырга тиеш. Биредә шәһәр башлыклары һәр ике ел саен сайланып килә. Бездә дә шулай булса, түрәләр арасында да көндәшлек артыр иде. Халыкка да уңай булыр иде. Чөнки түрәләр халык турында бары тик сайлау вакытында гына искә ала. Ике сайлау арасындагы вакытта исә онытып тора. Димәк бу вакыт аралыгы азрак булган саен, халык турында ешрак искә алыначак”, ди Әхмәтов.

Оппозиция вәкилләре әнә шундый фикердә тора. Үзе дә шәһәр думасы депутаты булган, хәзер Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов исә шәһәр хакимияте башлыгы депутатлар тарафыннан сайланса кулаерак булыр иде ди.

Фәрит Мифтахов
“Мэрны депутатлар сайласа дөресрәк. Чөнки сайлау булган очракта халык бит бөтен кешене белеп тә бетермәскә мөмкин. Сайлау алдыннан гына эш күрсәткән кеше, ялгыш сайланыр дип куркыта. Эш күрсәтеп һәркем сайланырга мөмкин. Ул сайлангач яңадан бөтен шәһәр хакимияте алмаша. Бу кемгә кирәк инде. Кем хуҗа икәнен белергә дип вакыт әрәм итеп йөргәнче, яхшылап эшләргә кирәк”, ди Мифтахов.

Хәзер Фәрит Мифтахов әнә шундый фикердә, ә узган елда ул Дәүләт шурасына нәкъ халык сайлавы белән үтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG