Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенатор Маккейнга "Грузия каһарманы" исеме бирелде


АКШ сенаторы, АКШ президентлыгына нәмзәт булган Джон Маккейн Кабулга барышлый Батумда туктады, дип хәбәр ителә. Ул моны, Әфганстанга бер меңгә якын хәрби җибәргән өчен Грузия җитәкчелегенә рәхмәт белдерү теләге белән аңлатты.

Грузия президенты Михаил Саакашвили сенатор Джон Маккей белән очрашуда, аңа соңгы сугышта күрсәткән теләкләшлек өчен рәхмәтләрен белдерде. Президент Саакашвили американ сенаторы Маккейнга "Грузия каһарманы" дигән исем бирде һәм иске американ коралын бүләк итеп тапшырды, дип хәбәр ителә.

Сенатор Маккейн бүләкләр өчен рәхмәт белдерде.
XS
SM
MD
LG