Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә долларның бәясе бер көндә 99,5 тиенгә төште


Сишәмбегә буласы алыш-бирешкә долларның бәясе 29 сум 29 тиен дәрәҗәсендә сатылачак. Ягъни дүшәмбедә долларның хакы бер рубльгә диярлек төште. Евро бәясе 80 тиенгә төште һәм 41 рубльгә 61 тиенгә җитте.

Белгечләр моны дөнья базарларында нефтьнең бәясе югары булуы һәм капитал тотучыларның оптимистик рухта эш итүе белән аңлата.
Әмма долларның еврога карата бәясе әлегә 1,45 дәрәҗәсендә калды. Аналитиклар бу өлкәдә тотрыклылык урнашты, дип саный.
XS
SM
MD
LG