Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай ракеталардан саклану системасын сынады


Кытайның кораллы көчләре ракеталарга каршы системага сынау үткәрде. "Синьхуа" агентлыгы, система саклану максатларында кулланылачак, дип хәбәр итә. Сынау уңышлы үтте.

Элегрәк АКШ ракеталардан саклану системаларын Тайваньгә җибәрергә рөхсәт биргән иде. Кытай үзенең аерылган вилаете Тайванга корал җибәрүгә каршы чыкты. Элегрәк Пекин бу җирләрне үз контроленә алыр өчен көч куллану белән янаган иде.
XS
SM
MD
LG