Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чайка прокуратура көне белән видео блог аша котлады


Русия Баш прокуроры Юрий Чайка беренче тапкыр интернеттагы сәхифәдә видео язма аша прокуратура хезмәткәрләрен һөнәр бәйрәме белән котлады.

Прокурорның видео мөрәҗәгате оешманың интернет сәхифәсендә сишәмбе көнне чыкты.

Юрий Чайка прокуратура хезмәткәрен кеше хокукларын якларга, кануны саклау үзләрен җәлләмичә, бирелеп эшләргә чакырды.

Прокуратура хезмәткәрләре үткән 2009 елда төп игътибарны эш хакын тоткарлауга каршы көрәшкә, кече һәм урта бизнесны яклау, пенсионерлар һәм балалар, инвалидлар хокукларын яклауга бирде, диелә Русия баш прокурорныың бәйрәм мөрәҗәгатендә.

12 гыйнварда Русия прокуратурасы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
XS
SM
MD
LG