Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:50

Декабрь аенда Оренбурда театр барлыкка килгәненә 104 ел тулды. Бу вакыйга үзенчәлекле итеп билгеләнде. “Яңа гасыр” каналы Оренбур театры турында видеоэнциклопедия булдырды.

Татар дәүләт драма театрларының видеоэнциклопедиясе булдырыла. Барлыгы 13 татар дәүләт театры эшләп килә, шуларның 9 турында видео тасмалар бар. Әлеге материалларны “Яңа гасыр” телевизион каналының “Яшәсен театр!” тапшыруы хезмәткәрләре туплый. Шуларның берсе үзенең 40 елга якын гомерен телевиденияга багышлаган, “Яшәсен театр!“ тапшыруы мөхәррире Гөлнара Зиннатуллина.

"Без Оренбур театры турында хәбәрдар, күптән ишетеп белә идек. 13 татар дәүләт театры бар. Рус милләтеннән башка, калган милләтләрдә бу кадәр театр юк. Шуңа күрә дә, һәммәсен барлап, татар профессиональ театрларының видеоэнциклопедиясен туплап калдырасы килә. Театрлар арасында да Оренбур театры - ул энҗе бөртеге.

Безне Оренбур татарлары саф татар телендә сөйләшүләре белән гаҗәпләндерде. Режиссёр Рөстәм Абдуллаев турында ишетеп тә, күреп тә белә идем. Ул шулкадәр матур коллектив җыя алган. Театр бишеге бит – Оренбур. Театр бинасы гаҗәеп матур. Бу урын – татарның җыела торган урыны", диде Гөлнара Зиннатуллина.

“Яшәсен театр!” тапшыруы эфирга чыга башлагач, театр исеменә хатлар килә башлады. Шул исәптән Татарстаннан да. Шул хатларның берсе белән Мансур Сәгъдиев таныштырды. Ул Мирхәйдәр Фәйзи театрының әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе.

"Көннәрдән беркөнне театр адресына хат килде. Казан шәһәрендә яшәүче Роза Мифтахованың бу хаты сәнгатькәрләребездә, әлбәттә, бик зур кызыксыну уятты.

Айрат Хәбибуллин һәм Илфат Гөмәров

"7 октябрь көнне, гадәттәгечә, “Яшәсен театр” тапшыруын карадым. Шәһәребез, республикабыз артистларын да карыйм. Күп вакытта аларны ниндидер эшләремне дә эшли-эшли карыйм, чөнки аларны якыннан да беләм. Ә бүгенге сезнең турыдагы тапшыруны урынымнан да кузгалмыйча, тын да алмыйча карадым, һәм һәрбер сүзне игътибар белән тыңладым, сокландым, фикерләремне язарга кирәк булыр дигән уйларга килеп утырдым. Тапшыру тәмамлануга, өстәл артына утырдым да, кулыма каләм алдым.

Иң беренче үзем белән таныштырыйм әле: мин – гади укытучы. Бала чакларымнан ук театрга, сәнгать әһелләренә мәхәббәтем зур иде. Һәм ул хисләрем тормыш юлымда да, хезмәт юлымда да юлдаш булдылар. Без үзебезнең милли мәктәпләребездә эшләр өчен әзерләнгән белгечләр булсак та, миңа рус мәктәпләрендә, һөнәри белем бирү йортларында эшләргә туры килде.

Ул елларда (70нче еллар башы) шәһәр шартларында туган телебезнең нинди хәлдә булуын сез беләсез, аларын кабатламыйм. Шундый шартларда туган телебезне киләчәк буыннарга җиткерү-тапшыру авыр чишелә торган табышмакка тиң иде. Бары тик театр сәнгате, андагы фидакарь артистларыбыз хезмәте аша тәрбияләдек без ул елларда балаларда – киләчәк буында туган телебезгә, туган халкыбызга мәхәббәтне!

Шулай да мин үземне бәхетле укытучы дип хис итәм. Бөек Тукай, халкымның олы сәнгате, аны халкыбызга җиткерүче сәнгать әһелләре юлдаш булдылар безгә! Театрлар белән ныклы элемтәдә яшәдек. Аннан да үтемле стимул юк иде балалар, яшьләр өчен.

“Туган телебезне яратучы, яхшы укыган балаларны спектакльләргә бик еш йөртәчәкбез” дигән сүзләр үз милләтебез балалары өчен генә түгел, башка милләт балалары өчен дә тылсымлы сүз иде. Бу турыда , әлбәттә, язып кына бетерергә һич мөмкин дә түгел...


Инде төп максатыма күчим. Мин Оренбур татар драма театры турында аеруча яратып, кызыксынып күзәтәм. Әллә нигә якын ул күңелләргә... Әллә Оренбур шәленнән үк калды микән ул миндә?! Миңа яшьлек елларында ук Оренбур шәле ябынырга туры килгән иде. Бик-бик матур, мамыклы, җитмәсә үзе бүләк тә иде әле ул...

Режиссёр Рөстәм әфәнденең хезмәтләрен, тырышлыкларын күз алдыма китереп сокланам. Артистларның искиткеч оста булулары да шаккатырлык!

Бүгенге тапшыруның герое Айрат Хәбибуллин турында күбрәк итеп язам, чөнки ул мине бүген бөтенләй әсир итте... Хәзер ни өчен икәнен аңлатырга тырышам: беренчедән, аның табигый, матур сөйләме һәм тавышы җәлеп итте мине; икенчедән, фикерләре мәгънәле, эчтәлекле. Әти-әниләре турында матур итеп искә төшерүе, үзенең язмыш сукмакларын күз алдыбызга китерерлек итеп сөйләве, коллегаларына хөрмәте турында сөләвендә бер ясалмалык та юк кебек, күңелгә үтеп керә.

Театрның үз йорты-бинасы булуына да никадәр горурлык кичергәне сизелә актёрның; өченчедән, үзенең һөнәренә чын күңелдән бирелгән артист дип күз алдыма китердем мин Айрат Хәбибуллинны. Һәм аңа тиешле ярдәмнәрен күрсәткән, аның эчке һәм тышкы матур сыйфатларын бәяли белгән режиссёр Рөстәм әфәнде Абдуллаевка олы хөрмәтләрен дә аңладым мин. “Татарстанның атказанган артисты”дигән мактаулы исемгә лаек булуы да күп нәрсә турында сөйлидер. Уйнаган өзекләрдәге һәрбер роле дә бик килешле. Сүз дә юк – чын талант!

Айрат Хәбибуллинның тамашачыларны шатландырасы, куандырасы, сокландырасы көннәре озын-озак елларга насыйп булсын!", дип язган Роза Мифтахова.

Рөстәм Абдуллаев

Рөстәм Абдуллаев Роза ханымга җавап хаты яза.

"Исәнмесез, хөрмәтле Роза ханым! Иң элек хатыгыз өчен бөтен коллектив исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Хатны без Айрат Хәбибуллин белән икәү генә түгел, бөтен коллектив белән укыдык.

Без бит күбрәк Оренбурда эшләгәч, Казан халкында ул кадәр кызыксыну уятмыйбыздыр дип уйлый идек. Баксаң, безне Казанда да игътибар белән карыйлар икән. Без моңа бик сөендек!

Оренбурдан тыш башка шәһәрләргә дә йөрибез йөрүен. Анда да безне беләләр, килегез, дип чакырып торалар, әмма Казанда сирәк булабыз. Сезнең үз театрларыгыз да күп бит. Алай дисәң, “Нәүрүз фестивалендә күрсәткән Г.Камалның “Банкрот”, Раушан Шәрифнең “Көзге өметләр”, Аяз Гыйләҗевның “Без 12 кыз идек” әсәрләре буенча куелган спектакльләребез үз тамашачыларын тапты кебек. Һәрхәлдә, зал бик җылы кабул итте. Бәлки сез дә тамашачылар арасында булгансыздыр.

Фестивальдә генә спектакльләр күрсәтү җитми билгеле. Казанга безнең күбрәк әсәрләр белән барасыбыз килә. Чакыралар да. Аллаһы боерса, озакка сузмыйча гына, барырбыз.

Роза ханым, хатыгызда театр яратучы кеше булуыгыз ярылып ята. Кызганыч, театр залларында сезнең кебек күңелен биреп, аңлап, үзебезнең телебез, мәдәниятебез өчен кайгыртып, спектакльләрдән ләззәт алып караучылар сирәгәя бара. Күп татар балалары русча гына сөйләшәләр, Татарстаннан читтә бигрәк тә. Тел югала бара. Фаҗига!

Менә шул фаҗига булмасын өчен дә инде Оренбурда 20 ел дәвамында театр булсын дип, халык театрга йөрсен, кем, кайдан икәнлеген онытмасын дип тырышуыбыз...

Сез шуны күрәсез-аңлыйсыз, артистларыбызга юллаган җылы, дустанә сүзләрегез өчен зур рәхмәт! Реконструкциядән соң театрыбыз бинасы ачылу форсатыннан файдаланып китап чыгарган идек. Бөтен театр исеменнән сезгә истәлек итеп шул китапны җибәрәм", диелә Рөстәм Абдуллаевның җавап хатында.

XS
SM
MD
LG