Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Болакта урын табармы?


Болактагы театрның ачылуын аның сәнгать җитәкчесе Евгений Аладинский, моңа кадәр җәмгыятьтә һәм сәнгать дөньясы белән бәйле булганнар арасында “театр дәүләт ярдәменнән башка яши алмый” дигән фикернең бөтенләй дөреслеккә туры килмәвен дәлилләү, дип белдерә.

Шулай да ул хөкүмәт белән дустанә хезмәттәшлекне дә кире какмый. Рәсми ачылу уңаеннан куелачак спектакльгә мәдәният министрлыгы вәкилләрен дә чакырырга уйлыйлар. Аладинский фикеренчә, ишекләре иҗат идеяләре белән килгән режиссерларга да, театр уйнарга теләүчеләргә дә, чын күңелдән аңлап ярдәм кулы сузганнарга да, гомумән, һәркемгә дә ачык булачак.

Дәүләтнекендә эзләнү чамалы

Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов Болактагы театрда булган инде. Аның ачылуын бик хуплыйм, дип белдерә ул. Яшь режиссерларны “болактагылар” белән элемтәгә керегез дип хезмәттәшлеккә дә өндәгән.

“Бездә дәүләт карамагындагы рус һәм татар театрлары да бар. Әмма аларда эксперимент дигән әйбер чамалы гына була. Чын эксперимент менә шундый мәйданчыкларда туа. Экспериментсыз театр яши алмый”, ди Нияз Игъламов.
Болактагы театрда уйнаучы студентлар Родион һәм Юлия

Иҗат иреге булган сәхнәләр бүген бигрәк тә татар театры өчен кирәк, дип тә өсти ул. Игъламов әйтүенчә, Камал театры экспериментлар үткәреп караган. Бик бармый шул, күп нәрсә режиссерларга барып төртелә, ди ул.

Мәскәүдә кайбер мәгълүматларга караганда 500-ләп бәйсез театр бар икән. Кочегаркаларга урындыклар куеп уйнаучылар, хәтта ике генә артисты булган театрлар да барлыгы да билгеле. Димәк, караучысы бар.

Башта акча сораганнар

Казан театр училищесы укытучысы, режиссер Рөстәм Фаткуллин Болактагы театрда инде 2 әсәр куярга өлгергән. Киләсе айда тагын ике әсәр сәхнәләштереләчәк икән.

Бу бина театр сәнгатендәге бөтен юнәлешләрне үз эченә сыйдырачак. Татарча һәм башка телләрдә дә уйнарга мөмкин булачак, ди андагы иҗатчылар. Хәтта сүзсез театр уйнаучылар да килергә мөмкин икән. Баксаң, бәйсез театр булдыру теләге казаннарда күптән булган.

“Менә хәзер, Аллага шөкер, шундый урын бар. Без бу урынны бик озак эзләдек. Тегендә барып, монда барып сорадык. Бөтенесе акча кирәк, акча кирәк, дип белдерде. Монда 4-5 кеше акча табып бу эшне күтәреп җибәрдек”, ди Рөстәм Фаткуллин.

Шура хәл итәчәк

Болактагы театр моңа кадәр төнге клуб булган бинаның икенче катына урнашкан. Хуҗалар белән уртак тел тапкан алар. Ә иң куанычлысы бер тапкыр театрда булганнар, спектакль карага икенче һәм өченче тапкыр да килә башлаган. Үзләре генә түгел, дуслары һәм туганнары белән дә.

Игъламов, бер яктан, бу театрны шәп әйбер дисә, икенче яктан, бөтен кешегә дә ишекләре ачык булып “чыгырдан чыгып китмәсләрме” дип шик тә белдерә. Бәйсез театрлар бит күпчелек очракта эшне ишекне киң итеп ачып түгел, ә труппа туплап башлый.
Евгений Аладинский

“Сәнгать шурасы булдырылачак. Аңа камаллар да керер дип уйлыйбыз. Хәзер без Тинчурин театрына тәкъдим әзерлибез. Иҗат кешеләре безнең белән килешеп киңәшкәннән соң без аларга сәхнә һәм репетиция вакыты бирәчәкбез. Бездә төрле проектка урын булачак”, ди Аладинский.

Шимбә студентлар куя һәм уйный

Бу шимбә театрда премьера көтелә. Аны яшьләр куячак. Уйнаучылар да, режиссер да Казан театр училищесы студентлары.

“Мин Казандагы театрларга йөрим. Әмма үсеш тә, яңалык та күрмим. Мәдәният үсми. Әмма аны үсештә күрәсе килә. Без аны Болактагы театр гына түгел, ә барыбыз бергә күтәрергә тиеш”, ди әлеге спектакльдә катнашучы Родион Сабиров.

Монда бит мохит та бөтенләй башка, өйдәгечә, тамашачы да театр карарга түгел, ә сәнгать белән аралашырга килә, ди яшьләр.
XS
SM
MD
LG