Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ сөйләшүләре дәвам итәчәк


Стратегик һөҗүм кораллары турындагы яңа килешү хакында Русия-АКШ сөйләшүләре гыйнварның икенче яртысында дәвам итәчәк. Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров хәбәр итте.

Сөйләшүләрне дәвам иттерү турында Русия һәм АКШ президентларының үткән ел ахырындагы очрашуында килешенгән иде. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның әйтүенә караганда, ике ил вәкилләре документның инглиз һәм рус телләрендәге нөсхәләрен килештерү эшен алып бара.

Стратегик һөҗүм кораллары турындагы элекке килешүнең мөддәте 5 декабрьдә беткән иде.
XS
SM
MD
LG