Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта сыйныф: үзгәрешкә сәләтсез


Азәрбайҗан хөкүмәте тәртип саклауга социаль өлкәгә караганда ике тапкыр күбрәк акча сарыф итә
Азәрбайҗан хөкүмәте тәртип саклауга социаль өлкәгә караганда ике тапкыр күбрәк акча сарыф итә
Көнбатыш илләрендә урта сыйныф элек-электән җәмгыятьтә үзгәрешләр таләп итүче төп көч саналды. Ә менә Евразия киңлекләрендә, элекке совет илләрендә белгечләр һәм эшкуарлар катламы әлегә андый көч булудан ерак тора.

Сәбәпләрнең берсе итеп икътисади авыр шартлар китерелә. Янәсе, очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр булган кешеләр социаль гаделлек кебек кыйммәтләр турында онытып торырга мәҗбүр.

Мисал өчен, Молдовада, укытучылар һәм табиблар катламы, берьяктан, хакимияттәге коррупциягә ризасызлык белдерә, икенче яктан, үзләренең түбән хезмәт хакларына өстәп бүләк һәм ришвәт алуларын яклап чыга.

“Түбән хезмәт хаклары, әлбәттә, күп проблем тудыра. Медицина тармагында коррупция һәм ришвәтчелек хакыйкатьнең яртысы гына. – ди Валериу Урсу, кәсебен ташлап яңа эш башларга мәҗбүр булган элекке табиб. – Кайвакыт авырулар докторга чын рәхмәтен белдерә. Кызганычка каршы, акча бирү очраклары да бар. Монысы инде оят һәм зур проблем.”

Нәтиҗәдә, белгечләр илдән китәргә мәҗбүр. Молдова хезмәткәрләренең 16дан алып 27 процентка кадәр өлеше хәзерге вакытта чит илләрдә эшли.

Хакимият басымы

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев Франциядә
Беренче карашка, урта сыйныф нәкъ менә коррупциягә каршы көрәштә бер сәяси көч буларак берләшә алыр иде. Ләкин бу хәрәкәтне оештыру өчен финанс чыганаклар, булган акчаны кесәсенә салмый торган ышанычлы җитәкчеләр кирәк. Тирә якта коррупция чәчәк атканда, халыкта андый ышаныч юк, ди белгечләр.

Кайбер илләрдә урта сыйныф гомумән туа да алмый, чөнки шундук хакимият тарафыннан бастырыла. Бастыруның юллары төрле: югары салымнардан алып җинаять эшләре, төрмәләргә кадәр.

Кайбер илләрдә салымнар шул кадәр югары ки, вак эшкуарлар акча туплап, ниндидер каршылык хәрәкәтен оештыру турында уйлый да алмый. Салымнан качуның бердән-бер юлы – я илдән чыгып качу, я хакимиятнең эченә кереп утыру.

Энергия чыганакларына бай илләрдә хакимияттәге элита нефть һәм газ краннарын үз кулында тота. Бу да бәйсез фикерле урта сыйныфны контрольдә тотарга ярдәм итә.

Шул ук Азәрбайҗанда нефть байлыгына нигезләнгән идарә системы президенттан гаиләсенә, туганнарына, якыннарына, якыннарының якыннарына җәелгән. Нәтиҗәдә, анда шушы системга тугры урта сыйныф барлыкка килгән. Аның эчендә булсаң эшең бара, тышында булсаң – сине басып китәләр.

Ихтимал, шушы тотрыклылыкны тәэмин итү өчен, азәри хөкүмәте тәртип саклауга социаль хезмәтләр белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк акча сарыф итә. Шушы елда хокук саклау офицерларының хезмәт хакы 4% арткан, укытучыларныкы – 5% кимегән.

“Дәүләт акчасын болай бүлү гадел түгел, ди Арзу Хусейнова, мәктәптә әдәбият укытучысы, - Азәрбайҗанда укытучылар яшәми, алар яшәү өчен тырмаша. Мин үз акчама берни эшли алмыйм, ә болай да бай булган полициянең акчасы ел саен арттырыла.”

Нәтиҗәдә, урта сыйныф шулай бастырылган шартларда, социаль гаделлек өчен көрәш байрагы башка көчләр кулына күчә. Бүгенге көндә Азәрбайҗанда сәяси оппозицияне исламчылар җитәкли.
XS
SM
MD
LG