Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранга яңа чикләүләр булырмы?


БМО иминлек шурасының 5 даими әгъзасы һәм Германия, Иранның атом тырышлыклары мәсьәләсен тикшерү өчен шимбә көнне Нью-Йоркта җыела. АКШ яңа чикләүне Иран элитасына каршы юнәлдерүне тәкъдим итә.

Иранның атом тырышлыгы халыкара җәмәгатьчелектә һәрдаим каршылык тудыра. БМО Иранны энергия җитештерү исеме астында атом коралы булдырырга тырышуда гаепли. Иран исә бу гаепләүләрне кире кагып килә.

Иранның атом тырышлыкларын туктату максатында хәзергәчә чикләүләр кертелсә дә, әлегә бу нәтиҗә бирмәде. Үзара сөйләшүләр алып бару турындагы тәкъдимнәргә җавап килмәде. Иран атом програмыннан берничек тә баш тартмый.

АКШ башлыгы Барак Обама, БМОның 5 даими вәкиле һәм Германиянең уранны илдә баету урынына, Франция яисә Русия кебек чит илләрдән тәэмин итү иде тәкъдименең уйланылган булуын әйтә. Ләкин Иран бу тәкъдимне дә кире какты.

Хәзер Иранга каршы булган чикләүләрне тагын да арттыру турында сүз бара.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Иранга булачак иң авыр чикләүнең хакимият башындагы "элитага" каршы басымны арттыру булуын әйтте. Һиллариның бу сүзе иминлек җыены вакытында игътибарга алыныр дип көтелә.

Клинтон киләсе очрашуда Иранга булган басымнарның төре һәм эчтәлеге мәсьәләсе каралачагын әйтте.

Тын океаны илләре сәфәрен башлар алдыннан Һиллари Клинтон, Иранда атом тырышлыгы турында карарлар кылган "төркем" булуын искә төшерде. Ул чикләүнең тәэсирлерәк булуы өчен, басымны "карар кылучыларга" каршы юнәлдерү кирәклегенә басым ясады.

Хәзергәчә Иранга каршы булган чикләүләр икътисади өлкәдә иде. Клинтон яңа халыкара чикләүләрнең карар кылучы элитага каршы юнәлдереләчәген әйтте. Ләкин аларның конкрет кем булачагын ачыкламады. Бу хакта аларның "инкыйлап Сакчылары" була алачагы турында фаразлар бар.

Хәрби көчләрдән аерым оешкан бу элита, 1979 елдан бирле ислам инкыйлабын саклау бурычын үти. Аларга каршы чикләүләргә килгәндә исә, бу кешеләрнең чит илгә сәяхәт итү мөмкинчелеге кысылырга мөмкин.

Икенче яктан, Обама хакимияте яңа чикләүләр турында башка илләр белән киңәшләшүне дәвам итә. Вашингтон хакимияте Мәскәү, Мадрид һәм башка Европа Берлеге илләре вәкилләре белән сөйләшү өчен махсус вәкил җибәрәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG