Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда хаклар артуга каршы урам җыеннары үтте


Самарда бәяләр һәм коммуналь түләүләр артуга каршы урам җыеннары үтте. Чараларны Самарның Коммунистлар фиркасе өлкә комитеты оештырды, дип хәбәр ителә.

Каршылык чаралары Самарның өч мәйданыда үткән. Һәрберсендә 100ләп кеше катнашкан.

1нче гыйнвардан Самарда торак –коммуналь хуҗалык түләүләре 20% артты. Ел башында транспортта юл йөру хакы да 15 сумга кадәр артты. Тарифларның артуына самарлылар кискен рәвештә канәгатьсезлек белдерде.

Каршылык чаралары нәтиҗәсе итеп, Самар шәһәр идарәсенә торак-комуналь хуҗалык хакларын арттырмау таләбе җибәрелде.
XS
SM
MD
LG