Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфьюннән биздерү өчен Әфганстанга $20 миллион


АКШ Әфганстанны әфьюн сәүдәсеннән арындыру өчен 20 миллион доллар кертергә җыена.

Авыл хуҗалыгы өчен җаваплы дәүләт секретаре Том Вилсак әйткәнчә, бу акчалар зур бер стратегиянең аерым бер өлеше генә булачак. Ул кредитлар бирү һәм Әфганстанның авыл хуҗалыгын төрлеләндерү, бодай һәм югары керемле культураларны үстерү проектларыннан торачак.

Дөньядагы әфьюннең күбесе Әфганстанда җитештерелә дип санала.
XS
SM
MD
LG