Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Мәскәүгә килә: ике илне нәрсә берләштерә?


Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган эш сәфәре белән ике көнгә Русиягә килә. Әлеге сәфәр Мәскәү һәм Анкара арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсә баруына ачык мисал. Рәсми рәвештә әлеге очрашуда, нигездә, энергия мәсьәләләре тикшереләчәк диелсә дә, белгечләр тирәнрәк мәгънә ята дип саный.

Күп кенә тармакларны алганда, Русия һәм Төркия гадәти хезмәттәшләр. Икесе дә үзен Көнбатыш тарафыннан кыерсытылган дип хис итә. Һәм икесе дә империя чорындагы данын сагынып яши.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның Мәскәүгә килүе, Анкара белән Мәскәү арасындагы “икеле” мәсьәләләргә нокта куяр төсле.

Рәсми рәвештә әлеге очрашуда энергия өлкәсендәге хезмәттәшлек турында сүз барачак, шулай ук Эрдоган Русия җитәкчеләре белән очрашып сөйләшәчәк, диелә.

Әмма белгечләр фикеренчә, сәфәрнең асылында гасырлар дәвамындагы низагтан соң барлыкка килгән күперне тагын да ныгыту тора дип саный.

Вашингтондагы стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәгендә Төркия проекты җитәкчесе Бүләнт Алириза сүзләренчә, сәяси һәм географик мәгънәдә Көнбатыш “кырыенда” урнашкан ике масайган илнең үсешкә омтылуы гадәти.

Алириза әйтүенчә, урыс-төрки мөнәсәбәтләрен энергия мәсьәләләре берләштерә. 1990 еллар башында Мәскәү Төркиягә газ җибәрә башлагач бу элемтә шулай дәвам итә килә.

Газүткәргече: ничек тә оттырмаска


Род-Айленд төньяк-көнчыгыш штатындагы хәрби-диңгез көллиятеннән Русия белгече Николас Гвоздев фикеренчә, Төркия соңгы вакытта үз сүзенә генә колак сала.

Бу узган елның августында Путинның Анкарага сәфәре вакытында да күренде. Ул чакта Төркия Русиянең “Газпром” ширкәтенә үз җирендә «Көньяк агым» газ үткәргечен төзү өчен ризалык бирде. Төзелгән очракта бу үткәргеч Русиягә Украинаны уратып Европага газ куарга мөмкинлек бирәчәк. Мәскәү киләчәктә Киев белән сатулашмыйча эш итә алачак, дигән сүз.

Энергия үзәге булу Төркиянең күптәнге максаты. Әмма Мәскәү белән Анкараның бу килешүе Европа берлегенә файдага булмады. Чөнки Европа Берлеге башка бер үткәргеч төзүне алга сөрә. «Набукко» дип аталган бу үткәргеч Каспи төбәгеннән Европага шул ук Төркия аша үтергә тиеш. Бу Европаны Русия энергиясеннән бәйсез итәчәк.

Халыкара кризис төркеменең Бакы бинасы башлыгы Табиб Хөсәинов сүзләренчә, бу очракта Төркиянең гамәле гадәти. Чөнки “Набукко”га акча җитми һәм аның төзелеше һәрвакыт тоткарлана килә.

Төркия “Набукко”га бәйле үз планнарыннан баш тартмаса да, Хөсәинов әйтүенчә, ул Мәскәү тәкъдимнәреннән дә колак кагарга теләми.

“Бу очракта Төркия үз мәнфәгатьләрен истә тота. “Набукко”да алга китеш юкны төрекләр күрә. Шуңа алар башка мөмкинлекләрдән дә файдалана”, ди ул.

Таулы Карабах мәсьәләсе

Русия шулай ук Таулы Карабах низагы сәбәпле, Әрмәнстанның Төркия белән мөнәсәбәтләрен җайлау өчен дә мөһим рольне уйнады.

Мәскәүдә чакта Эрдоган әлеге мәсьәләне күтәреп Путиннан аны җайлау өчен тагын да күбрәк тырышлык куярга сорар дип көтелә.

Анкара инде күптән бу өлкәдә Русиянең Әрмәнстанга басым ясавын тели.

Русия Көньяк Кавказда үз мәнфәгатьләрен истә тотып хәрәкәт итә һәм анда Көнбатышның, аерым алганда Кушма Штатларның йогынтысын киметү өчен Мәскәү нәкъ Төркияне кулланырга тели.

“Көньяк Кавказда Европа һәм Америка йогынтысын киметү Русия стратегиясенең бер өлеше”, ди ул.

Каршылыклар да юк түгел

Шул ук вакытта Русия белән Төркия мөнәсәбәтләрендә барысы да уңай дип әйтеп булмый. Балкан мәсьәләсендә алар капма-каршы фикердә. Русия православ Сербияне якласа, Төркия өстенлекне мөселман боснияле һәм Косово албаннарына бирә.

Русия Дәүләт Думасы төрекләр тарафыннан 1,5 миллион тирәсе әрмәнне үтерүне дә геноцид дип таныды. Төркия үзе моңа каршы тора.

Шуңа да карамастан хәзерге вакытта бу ике илне аерып торган нечкәлекләргә караганда, берләштерүче яклар күбрәк. Белгечләр фикеренчә, Анкараның Мәскәүгә тартылуының беренче сәбәбе - Төркияне Европа берлегенә кабул итү мөмкинлегенең сүлпәнәя баруы.

Гвоздев сүзләренчә, Кремль моны үз файдасында кулланырга тырыша.
XS
SM
MD
LG