Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:53

Казан кирмәнендә урнашкан Сөембикә манарасы көннәрнең берендә ишелеп төшәргә мөмкин. Геофизик, фән докторы, профессор Захар Слепак манара ишелеп бара дип фаразлый.

Захар Слепак Сөембикә манарасында ни өчен бүгенгә кадәр төзекләндерү эшләре алып барылмауга аптырый. Галим сүзләренчә, Сөембикә манарасына гына куркыныч янамый. Cпас манарасы да авыша башлаган, анда ярыклар да барлыкка килгән. Президент йортына өстәп салынган бер бина хәтта ишелеп тә төшкән булган. Аны 1998 елда яңадан төзеделәр, ди Слепак.

Сөембикә көнчыгышка таба авыша

Захар Слепак 1994 елда ук Казан кирмәнендә тикшерүләр үткәргән. Хәзер манараның авышлыгы 2 метрга якынлашкан. Әгәр авышу ике метр ярымга җитсә, Сөембикә манарасы авып төшәчәк.

Геофизик Слепак җирнең өске катламын алып, җирне яктыртып аста нинди үзгәрешләр баруын ачыклый.

“Сөембикә манарасының уң ягында су йә җыелып тора, йә Казансу ягына китә. Шулай итеп, манараның көнчыгыш өлешен, ягъни Батурин урамы ягындагы нигезен су юа. Шуңа күрә Сөембикә көнчыгышка таба авыша. Манараның торышына килгәндә, ул ярыклар белән тулы”, ди Захар Слепак.

Спас манарасы да ава башлаган

Галим аңлатуынча, манараның нигезе дә тирән түгел икән. Шуңа да Сөембикә манарасын төзекләндерә башларга кирәк. Хәзер Спас манарасы да авыша башлаган. Казан кирмәнендә тибрәнеш тә бик көчле икән. Тибрәнеш Казан кирмәне янындагы метро тоннеле тагын да артырган. Нәтиҗәдә, метро станциясе янында ярыклар барлыкка килгән.

“Минем фикеремчә, тизарада манара белән шөгыльләнергә кирәк. Сөембикәнең нигезен ныгыту зарур. Хәзер заманча ысуллар бар. Византия манарасының авышуын туктаттылар бит. Моның өчен тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Казан белгечләрен чакыру мәҗбүри түгел. Манараны тәртипкә китерә алырлык белгечләр бар. Шуннан соң Сөембикә манарасы аварга мөмкин дип курыкмас идек. Бәлки, манараны турайтып та булыр. Әмма моның белән белгечләр шөгыльләнергә тиеш”, ди галим.

Президентка кертмиләр

Захар Слепак Казан кирмәненә янаган куркыныч турында “Геофизика для города” (“Шәһәр геофизикасы”) дип аталган китап та язган. Газет-журналларда 1990 елларда фәнни мәкаләләр дә бастырган. Әмма нәтиҗәсе юк, ди ул.

Геофизик, фән докторы Захар Слепак Казан кирәмәненә янаган куркыныч турында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә дә берничә мәртәбә хәбәр итәргә тырышып караган. Әмма моңа ирешеп булмавына инанган инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG