Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:44

Омскиның Шәһәр милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Умырзая” татар-башкорт фольклор халык ансамбле күрше Новосибирски өлкәсенең Чаны районына концертлар белән барып кайтты. Омскидан 300 чакрым ераклыкта булган бу районга бару мөмкинлеге мохтариятнең даими иганәчесе эшмәкәр Тамир Әлимбаев ярдәме белән булды.

Омскиның шәһәр мохтарияте күрше өлкәдә яшәүче милләттәшләренең рухи ихтыяҗларын мөмкин булганча кайгыртып тора дисәк тә ялгыш булмас. “Умырзая” ансамбле Новосибирски өлкәсенең көнбатыш чигендә генә урнашкан Тарлар авылында берничә мәртәбә концертлар куйды. Чаны районына да икенче мәртәбә баруы – 2007 елда коллектив районның Тармакүл, Кошкүл һәм Кече Тибес авылларында чыгышлар ясап кайткан иде.

Гомумән, Новосибирски өлкәсе белән Омски өлкәсе татарлары арасында узган гасырның 90нчы елларыннан бирле тыгыз бәйләнешләр урнашкан. Ике өлкәнең дә татар оешмалары бер-берсенең бәйрәмнәрендә катнашалар, төбәкара күләмле чаралар үткәрәләр, Татарстаннан килүче иҗат коллективларын киңәшләшеп бергәләп кабул итәләр, Новосибирскиның “Ләйсән”, Омскиның “Умырзая” ансамбльләре бер-берсендә концертлар белән булалар.

Новосибирски өлкәсенең көнбатышында урнашкан Чаны районында татарлар анда яшәүче халыкның 11%-ын, ягъни 3 меңгә якынын тәшкил итә. Алар алты – Белехта, Тибес – татарча исеме Чүплекүл, Кошкүл, Тармакүл, Кече Тибес, Аялу авылларында яшиләр. “Умырзая” ансамбле концертлары, Кече Тибес белән Аялудан башка, бу авылларның 4-сендә булды.

Чүплекүл, Кошкүл Тармакүл авылларында мәдәният учаклары – клублар бар. “Умырзая” ансамбле тукталган беренче авылда – Белехтада концерт мәктәп бинасында булды. Мәктәп директоры Айжан Җунысова әйтүенчә, авылның барлык чаралары – концертлар, халык җыеннары, сайлау алды чаралары, өлкәннәр көне, сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен кичәләр мәктәптә үтә. Әмма мондый концертларның булганы юк иде. Дөрес, Сабантуйларга Новосибирсидан “Ләйсән” килә, ди Айжан Җунысова.

Барлык авылларда да “Умырзая”ның концертларын караган халык рәхмәтләрен әйтеп, соклануларын белдерде, тагы килегез дип кабат-кабат чакырып калды. Концерт программасының бай, яшьләрнең күп булуына да игътибар иткәннәр тамашачылар.

Бүгенге көндә әлбәттә Чаны районында яшәүче татарлар татар моңын ишетүгә зар-интизар булып утырмыйлар. Клубларда, мәктәпләрдә татар мәдәниятен үстерү буенча азмы-күпме эш алып барыла, кайбер авылларда тәлинкәләр куеп “Татарсан - Яңа Гасыр” телевидениесен дә карыйлар, кассеталар, дисклар сатып алу мөмкинлеге дә бар, кайбер авылларда үзешчән сәнгать коллективлары да оештырылган.

Чаны районында да Себер ягындагы татар авылларына хас булган күренеш хөкем сөрә – татар телен укыту мәктәпләрдә юк дәрәҗәсендә, һәрхәлдә фән буларак. Белехта мәктәбендә татар теле бөтенләй укытылмый. Мәктәп директоры Айжан Җунысова, 3 ел инде укытмыйбыз, хезмәт хакы түләү фондында акча каралмаган, татар теле укытучысы да ялга китте, инде олы кеше, 80 яшьлек, дип сәбәбен аңлата.

"Умырзая" ансамбле сәнгатькәрләре истәлеккә кул куеп калдырды
Менә шулай, 9 еллык бу мәктәптә 26 гына бала укый, аларны 8 югары белемле укытучы укыта, әмма алар арасында татар телен алып барырдайлар юк. Шулай да, Айжан ханым сүзләренчә, 150 татар кешесе яшәгән авылда халык, яшьләр үзара татарча сөйләшә.

Чуплекүл авылында да шундыйрак хәл. Анда да 9 еллык мәктәп эшли. Мәктәп директоры Әлфия Юнысова сүзләренчә, 65 балага белем бирүче Чуплекүл мәктәбе укучылар саны буенча райондагы иң зур мәктәп. Татар теле атнага бер мәртәбә, факультатив нигездә укытыла, анда да күбрәк җыр дәресләре аша, фольклор өйрәтәбез, ди Әлфия ханым.

Ә менә Кошкүл авылында хәтта факультатив рәвештә дә татар теле укытылмый. Бу хакта авыл клубы мөдире Разия Хамидуллина белдерде. Шаккатырган тагы бер мәгълүмат – Кошкүлдә балалар бакчасы да бар икән. Әмма 500-гә якын татар кешесе яшәгән бу саф татар авылында бакчага йөргән балаларга тәрбия татарча бирелми. Разия ханым белән аның мәдәни чаралар оештыру буенча ярдәмчесе Минзифа Ибраһимова, белгеч юк, ә татарчаны балалар үзләре тиз генә өйрәнеп ала, диләр.

Чаны районының «Умырзая» ансамбле барып җиткән тагы бер авылында, Тармакүлдә, 11 еллык мәктәп сакланган. “Инде 9 еллык итеп калдырырлар, чөнки балалар саны күп түгел, 47 генә укучы. Татар теле хәзер фән буларак укытыла, элек түгәрәкләрдә генә өйрәнелә иде”, ди бу авылның клуб мөдире Илгизә Алиева.

Бу авылларда тормыш-көнкүрешләр дә бер-берсенекеннән әллә ни аерылмый: мәктәп, клуб, Тармакүлдә 30 кешегә эш бирүче күмәк хуҗалык бар, халык күпләп мал тота, сөтен, маен саталар, җәен җиләк-җимеш җыеп сата. Ир-атларның күпчелеге төньякка йөреп эшлиләр.

Кошкүл авылында мулла вазыйфасын үтәүче Әмин абый Мөхәммәтшин үз авылы турында, авыл таркалмый, киресенчә зурая, яшьләр күп, концертта да күп булдылар, күрдегез бит, авылыбыз киләчәктә дә татар авылы булып яшәр, дип сөйләде.

Әйтергә кирәк, башка авылларда да концертта балалар да, яшьләр дә күп кенә булды. Алар сөйләшкәндә рус сүзләрен күп кыстырсалар да, татар телен яхшы аңлыйлар. Бу хәл инде мәктәптә тел укытуның юк дәрәҗәсендә булуыннан да килеп чыга торгандыр.

XS
SM
MD
LG