Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Йәмәндә әл-Каидәнең җирле башлыгы үтерелгән


Йәмәндә әл-Каидә оешмасының җирле җитәксесе Габдулла Мехдар үтерелгән. Көнчыгыш вилаят башлыгы Шавба белдергәнчә, Мехдар махсус чара вакытында атып үтерелгән булган.

Йәмән хөкүмәте әл-Каидә сугышчылары белән илнең берничә вилаятендә көрәш алып бара. Бу террор оешмасының Йәмән бүлеге 25 декабрьдә АКШ очкычында шартлау оештырырга тырышу өчен җаваплылыкны үс өстенә алган иде.

XS
SM
MD
LG