Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья илләре Һаитига ярдәм тәкъдим итте


Һаитида җир тетрәү аркасында йөзләрчә кеше үлгән. Бик күп биналар ишелгән, хәрәбәләр астында кешеләр булырга мөмкин, дип хәбәр ителә. Элемтәләр өзелгән, юллар ватылган.

Кайбер мәгълүматларга караганда, беренче тетрәү 7 дәрәҗә күәтендә булган. Аннан соң җир 5,6 һәм 5 дәрәҗә тетрәгән, дип яза мәгълүмат чаралары.

Су ташкыны килү куркынычы бар.

Хөкүмәтләр дөньядагы иң ярлы илләрнең берсе дип саналган Һаитигә ярдәм тәкъдим ите.
XS
SM
MD
LG