Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьерының Русиягә рәсми сәфәре башлана


Төркия премьер-министры Рәҗеп Таип Әрдоганның Русиягә рәсми сәфәре башланып китте. Бүген ул Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашырга тиеш.

Игътибар үзәгендә “Көньяк агым” һәм “Зәнгәр агым-2” кебек газ үткәргечләрне төзү торачак, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Үткән елда, Төркия "Көньяк агым" үткәргечен төзүгә ризалыгын биргән иде. Үткәргеч Кара дингез төбеннән Болгарстан аша Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европага барырга тиеш.
XS
SM
MD
LG