Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан троллейбуслары бик тузган


13 гыйнвар көнне университет янындагы “Ленин бакчасы” тукталышында 21-нче маршрутта йөрүче троллейбус янды. Йөртүчеләр запчастьләр, ягъни сафтан чыкканны алыштырыр өчен кирәк-яраклар юк дип зарлана.

Янган троллейбус янына Казандагы “Метроэлектротранс” хезмәткәрләре килеп җиткән иде инде. Алар йөртүче дә, утырып баручылар да зыян күрмәде, дип белдерә. Йөртүче үзе каза булган җирдә күренмәде. “Аның сменасы беткән иде инде, ул кайтып китте”, диделәр “Метроэлектротранс” хезмәткәрләре.


Бу хәлне үз күзләре белән күргән икенче бер троллейбусның йөртүчесе әйтүенчә, янган машинада стажер, ягъни өйрәнүче булган. Ул чәршәмбе иртәсендә дә юлга чыгар алдыннан машинаның төзексезлегеннән зарланган. Релерегулятор көчәнеш бирми дигән булган.

“Казанда мондый иске троллейбуслар бик күп. Аларны төзекләнедрергә тырышалар. Әмма күп очракта тузганны алыштырыр өчен кирәк-яраклар җитешми”, ди Мамут Сәлиев.

Мамут Сәлиев

Казанда узган гасырның 80 елларында йөри башлаган троллейбуслар әле дә юлда. Шулай да әллә нигә бер булса да өр-яңаларны да күрергә мөмкин. Узган ел Сәлиев сүзләренчә, яңа 15 троллейбус йөри башлаган булган. Әле паркта өр-яңа килеш маршрутка чыкмыйча торучыларның барлыгын да әйтте ул. Кем белә, бәлки, “Метроэлектротранс” аларны җибәргәнче искеләрне бөтенләй сафтан чыгарырга уйлый ахыры...

Йөртүчеләр маршруттан кайтуга ук теге, я булмаса бу җирен алыштырырга кирәк дип махсус дәфтәргә язып калдыра икән. Күп очракта алар үтәлми, чөнки алыштырырга яңа запчастьлар юк, ди Сәлиев.

Мисал өчен, ул йөри торган троллейбусның тәгәрмәчләре бик тузган. Тайгак юлда туктаганда алдагы машинага килеп бәрелүе дә бар. Шуңа күрә ул машинасын күпкә алдарак туктата башлый икән.

Үтенечләр дәфтәре

Быел кыш зәмһәрир суыклары белән казаннарны хәйран гына өшетеп алды. -35 градуска төшкән көннәр дә булды. Сәлиев йөри торган машинада җылыту пиче эшләми. “Мин теге дәфтәргә көн дә бу хакта язам, әмма пич куючы юк, ә пассажирлар туңа бит”, ди Сәлиев.

Казандагы троллейбусларның хәле, яңаларының кайчан сафка керүе турында белешү өчен экологик яктан иң зыянсыз транспорт идарәсе “Мэтроэлектротранс” башлыгының эксплуатация буенча урынбасары Фәрит Сибгатуллинга шалтыраттык. Ул: “Бу мин җавап бирә торган өлкә түгел”, дип телефонын салып куйды.

Шулай да “Мэтроэлектротранс” башлыгының кабул итү бүлмәсеннән, сорауларыгызны язмача җибәрегез, җавап әзерләрбез, диделәр.
XS
SM
MD
LG