Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:51

Израил вәкиле дипломатларны башка мыскыл итмәскә вәгъдә итә


Израил тышкы эшләр министры урынбасары Данни Аялон Төркия илчесе белән булган хәлдән соң махсус белдерү белән чыкты.

Ул киләчәктә "кулайрак дипломатик чаралар" кулланырга вәгъдә бирде. Төркиянең Израилдәге илчесе Әхмәт Огуз Челиккол моның хәтле мыскыллауны күргәнем булмады, ди. Төркия тышкы эшләр министры Израилдән гафу үтенүне таләп итте.

Дүшәмбе көнне министрлыкка чакырылган Төркия илчесен телевидение камералары алдында ишек төбендә ярты сәгать көттергәннәр, исәнләшкәндә кул бирмәгәннәр, өстәлдән Төркия байрагын алганнар, аннан соң тәбәнәк диванга утыртканнар. Аны кабул иткән Израил министры урынбасары Аялон биек урындыкка утырган булган.

Израил Төркиядә күрсәтелгән кино шәлкемендә Израилне каралтып күрсәтүгә канәгатьсезлек белдерә. Илче Израил тышкы эшләр министрлыгына шул сәбәпле чакырылган булган.

Төркиядә күрсәтелгән “Бүреләр үзәнлеге” киносында Израил күзләү хезмәтләре агентлары балаларны урлаучы булып күрсәтелә.

XS
SM
MD
LG