Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:44

Мәскәүдә Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгында, PT Sans дип исемләнгән яңа шрифт гарнитурасын тәкъдим итү чарасы узды. Бу азсанлы халыклар өчен эшләнә дип әйтелсә дә, ул халыкларның чынбарлыктагы проблемаларын белүче бик юк.

Русиядә беренче рус хәрефләрен - шрифтын кабул итүгә 300 ел тулуын бәйрәм итү кысаларында узган бу чарада, Русиядә яшәүче дәүләт субъектлары булган барлык телләрнең дә кирилл әлифбасы нигезендә яңа гарнитурасы проектының беренче өлеше гамәлгә керүе игълан ителде.

Русиядә яшәүче халыкларның телләрендә үзләренә генә хас булган, кириллицага өстәмә рәвештә 6дан алып 15кә кадәр хәреф символлары бар, диелгән җурналистларга тәкъдим ителгән документта. Шушы яңа хәрефләр гамәлгә кергәннән соң, моңа кадәр үз хәрефләре булмаган күп төрле халыклар, шул исәптән Якутиядә яшәүче эвенк, юкагир һәм башкалар хәзер инде үз телендә язу, хәтта ул хәрефләрне компьютерда, интернетта куллану бәхетенә дә ирешәчәкләр. Бу хакта яңа хәреф символларын эшкәртүчеләр «ПараТайм» ширкәте җитәкчесе Эмиль Якупов белдерде.

Бу хәрефләр инде кабул ителгән. Ул яңа шрифтлар арасында татар һәм башкорт хәрефләре дә бар, инде интернетка да куелган. Матбугат очрашуында катнашып яңа хәрефләрне тәкъдим итүчеләр бу зур сәяси казаныш, аз санлы халыклар хәзер инде интернет аша үзләренең туган телләрендә хат алышу мөмкинлегенә ия булдылар, дип белдерделәр.

Григорьев: "Латинны тыюлар юк!"

Шул ук вакытта яңа шрифтны тәкъдим итүчеләр бүгенге көндә Русиядәге милли телләрнең үсеше нинди аяныч язмышка дучар булганын белмиләр. Мәсәлән, Русиядән ЮНЕСКО вәкиле булган Евгений Кузьмин бу вакыйганы югары бәяләп, беркайда булмаганны, бары тик безнең илдә генә 45 дәүләт теле бар дип белдерде. Ләкин ул телләр рус теле белән беррәттән гамәлгә кергәнме соң, әлбәттә ул турыда сүз булмады.

"Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы» җитәкчесе урынбасары Владимир Григорьев
Башка телләрнең үсеше, язмышы турында сүз алмый, Кузьмин рус теленә дөньякүләм игътибарның кимүе турында ачынып сөйләде. Әгәр дә сүз рус теле турында диелмәсә, бу чыгышның татар, я булмаса Русиядәге башка милли телләргә карата әйтелгән, дип уйларга булыр иде. Ләкин алар берсе дә милли телләрнең нинди хәлдә булулары, милли компонентны Федераль стандартлардан чыгарып ташлау турында да, татарларның мәсәлән, берничә ел элек латин әлифбасына күчәргә теләүләре хакында да берни дә белмиләр.

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Владимир Григорьевка, хәрефләрне барысын да бер тәңгәлгә китерү халыкларны ассимиляцияләштерү сәясәте түгелме дигәнгә ул: «Юк, андый сәясәт түгел! Сафсата, булмаган нәрсә сөйлисез!», дип белдерде.

Мәсәлән, юкагир милләтеннән булган берәү Мәскәүгә, президентка хат яза икән, ул ничек кабул ителәчәк, ул хәл мөмкинме дигәнгә, Григорьев: «Әлбәттә мөмкин, президент өстәленә аны тәрҗемә итеп куячаклар. Миңа язса, мин дә тәрҗемәче табармын», диде.

Ә менә ни өчен татарларга латин әлифбасына күчәргә рөхсәт итмиләр дигән сорау Григорьевны гел чыгырыннан чыгарды: «Кем рөхсәт итми! Юк сүз сөйлисез! Бездә андый тыюлар юк!», диде.

Шулай итеп, бүген Мәскәүдә Русия халыклары өчен кириллицага нигезләнгән яңа хәреф стандартларын тәкъдим итү булды. Моңа кадәр үз милли хәрефләре булмаган халыклар бу яңа шрифтлар нигезендә туган телләрендә хат языша алалар. Ләкин Русиядә 45 дәүләт теле бар дип исәпләнсә дә, рус теленнән башкаларының теле менә шул хат язарга гына ярый да инде. Телләргә бүгенге мөнәсәбәт булса, алга таба туган телләрендә хат язучылар да юкка чыгар дигән куркыныч бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG