Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Яңа елга багышланган чаралар


Лотфия Жунусова
Лотфия Жунусова

Омскида татарлар өчен яңа елга багышлап оештырылган чаралар шактый күп һәм төрле булды.

Шәһәрдә «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбленең концерты, балалар өчен Чыршы бәйрәме, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр өчен Яңа ел кичәсе, яшьләр өчен дискәтүкләр үткәрелде. Авыл-районнарда да Чыршы бәйрәмнәре, үзешчән сәнгать коллективлары концертлары һәм Яңа елга багышланган башка төрле чаралар оештырылды.

Омскиның Шәһәр милли-мәдәни мохтарите активистларының һәм “Умырзая” ансамблендә шөгыльләнүчеләрнең балалары, “Өмет” төркеменә йөрүчеләр өчен Чыршы бәйрәме шәһәрнең “Дуслык йортында” узды. Анда 60тан артык бала катнашты. Гадәттәгечә, анда Кыш бабай белән Кар кызы да булды. Балалар өчен алар төрле уеннар, конкурслар үткәрделәр. Балалар да Кыш бабай алдында каушап калмадылар, җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә осталыкларын күрсәтергә тырыштылар.


Чыршы бәйрәме башында ике ай элек мохтарият тарафыннан оештырылган “Яшь рәссамнар” конкурсына йомгак ясалды. Конкурста катнашкан һәм чыршы бәйрәменә килгән балаларның барсына да татлы бүләкләр бирелде.

Большеречье район үзәгендә оештырылган бәйрәмгә аерым тукталырга кирәк. Яңа ел уңаеннан анда районның кино-концерт залында Үләнкүл авылының “Наза” ансамбле концерт куйды. Ансамбль күптән түгел булып узган 20 еллык юбилеена әзерләгән программасын күрсәтте.


Концерт барышында төрле жанрдагы җырлар яңгырады: татар халык һәм эстрада җырлары да, себер ягында гына җырланган җырлар да булды. Себер татарларының борынгы җырларын “Наза” ансамбленең элекке җитәкчесе, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Лотфия Жунусова башкарды.

Себер татарлары җырларын Лотфия ханым моннан 20 ел элек, клуб мөдире булып эшләгән вакытында өйрәнә башлаган. Авылда өлкәннәрнең “Ядкәрь” дип исемләнгән ансамбльләре булган. “Репетиция ясаганда алар мин белмәгән борынгы җырларны башкаралар иде. Мәнвия апа Шихова аеруча күп белә иде. Җырларны мин өлкәннәребездән өйрәндем”, ди Лотфия ханым.

"Наза" ансамбле

Шуны да әйтергә кирәк, Лотфия ханым “Карлыгач” дигән борынгы җыр белән узган ел “Төмән” шәһәрендә узган “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашты. “Аерым башкаручы” номенациясендә икенче урынны яулады. Үзенең җырларын ул сер итеп тотмый, төрле фестивальләрдә, концертларда башкара, сораган җырчыларга да бирә. “Борынгы җырларыбыз югалмасын иде. Шунсы кызганыч, яшьләребез күбрәк эстрада белән мавыгалар, борынгы җырларны өйрәнәселәре килми”, ди.

Концерт тәмамланганнан соң халык “Юл өстендә” дип исемләнгән, Яңа елга багышланган кичә буласы кафега юнәлде. Шунсы да игътибарга лаек, бәйрәм кичәсе Татарстан гимны белән башланып китте. Аннан соң халыкны бәйрәм белән район мәхкәмәсе рәисе Газиз Хәйруллин тәбрикләде.

Илшат Шихов

Кичә барышында чыгышлар күп булды. Яланкүл авылы укытучысы Илшат Шихов, үз чыгышында авылларында булган проблемаларга да тукталды. Авылда, эш булмау сәбәпле, таркалу процессы баруы турында ачынып сөйләде. Мәктәптә балаларның аз булуы турында да әйтте. Илшат әфәнде авылны таркалудан ничек саклап калырга дигән сорауга үз фикерен дә белдерде. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиесе ачып, эш урыннары булдырырга кирәк диде.

Бәйрәм булгач, бәйрәм инде. Күпләрнең проблемалы сорауларны кузгатасы килмәде. “Бүген без бәйрәмгә җыелдык. Проблемаларны калдырып торыйк, ул хакта соңыннан, җыелып сөйләшербез”, диючеләр булды.

Шулай итеп, проблемаларга, тормыш четереклегенә карамастан, күркәм генә узды Омски ягында Яңа елга багышланган чаралар. 2010 елда Омски татарлары тормышына уңай үзгәрешләр булырмы, вакыт күрсәтер.
XS
SM
MD
LG