Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар җанисәпкә әзерләнә


Айрат Гыйниятуллин
Айрат Гыйниятуллин

12 гыйнвар Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының җанисәп мәсьәләләренә багышланган махсус утырышы булды. Анда февраль аенда үтәчәк конференциягә әзерлек, анда ясалачак чыгышлар һәм аларның юнәлеше билгеләнде.

Аерым татар районнары буенча җаваплы кешеләр билгеләнде. Бу хакта Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин хәбәр итте.

ТИҮ идарәсе әгъзасы Наил Хәкимов сүзләренчә, быел үтәчәк җанисәптә башкортлар санын татарлар исәбенә тагы 180 000 арттырырга күрсәтмә булган. Наил Хәкимов һәрбер татар өчен көрәшергә туры киләчәк дип исәпли.
XS
SM
MD
LG