Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Русия премьер-министрлары очрашты


Төркия премьер-министры Рәҗәп Таип Эрдоган Русиягә рәсми сәфәре барышында Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашты. Төркия рәсми вәкиле "Көньяк агым" газ үткәргече турындагы килешүнең көчендә калуын белдерде.

Русия һәм Төркия вәкилләре Төркиядә атом станциясен кору эшендә хезмәттәлек итәргә килеште.

Ике ил арасында визалары бетерү юнәлешендә эш башланды, дип хәбәр итте Төркия премьер-министры Рәҗәп Таеп Эрдоган.

Үткән елда, Төркия "Көньяк агым" үткәргечен төзүгә ризалыгын биргән иде. Үткәргеч Кара дингез төбеннән Болгарстан аша Үзәк һәм Көньяк-көнчыгыш Европага барырга тиеш.
XS
SM
MD
LG