Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада чибәркәе Чечня йөзен "агарта"


Мәшһүр Канада гүзәле Кристал Каллахан хәзер Чечня телевидениесендә тапшырулар алып бара. Берәүләр халыкара мохиттә Чечняны таныткан өчен Кристалга рәхмәтле, икенчеләре аны Чечня президенты Рамзан Кадыйров пропагандасын алып баруда гаепли.

Кристал туташ кибетләр, зәвыклы киемнәр һәм төрледән-төрле ашлар ярата. Үзенең атналык тапшыруында ул күпчелектә милли мәдәнияттәге мода, матурлык турында сөйли.

Үз эше турында кызып-кызып әңгәмә биргәндә аны һич кенә дә ике сугыштан айнып килгән республикада тапшырулар алып баручы Канада гүзәле дип уйламассың.

Торонто шәһәрендә туган элекке модель үзен Чечняда бик иркен тыя. Аның сүзләренчә, Чикаго яки Мехико белән чагыштырганда, Чечня башкаласы Грозныйда бер дә куркынычрак түгел.

“Мин үземне монда бик имин хис итәм. Халыкның Чечня турында туа торган тискәре фикере ул матбугат чараларында шундый мәгълүмат бирелүе белән бәйле. Бу проблема шуннан дип уйлыйм”, ди Кристал.

Каллахан четерекле темаларга кагылмый

2009 елның июненнән ул Чечня телевидениесендә республиканың уңай яклары турында телевизион шоу алып бара.

Әлеге тапшыру һәр якшәмбе инглиз телендә, урыс тәрҗемәсе белән чыга. Төп яңалыклар – 3 бүлектән тора: атналык хәбәрләргә күзәтү, берәр мәдәни үзенчәлек һәм тамашачылардан килгән сорауларга җавап.

20 минутлык тапшыруында Кристал четерекле темаларга кагылмаска тырыша.

Бу тапшырулар беренче чиратта чит илдәге чеченнарга нигезләнгән. Әмма ул әлеге тапшыруларның нәкъ республикада зур казаныш алуын һәм үзенең монда танылган шәхескә әверелүен әйтә.

Дәүләт тәгәрмәче


Каллахан модель хезмәтен Чечня телевидениесенә алмаштыруына үкенми.

Ул беренче тапкыр Чечняга 2007 елны документаль фильм төшерү нияте белән килә.

Шул чакта Каллахан чечен милли көйләре, биюләренә таң калуын әйтә. Һәм җирле телевидениедә эшләүдә дә шуңа басым ясый.

Хәзер ул дөнья күләмендә республика абруен арттыручы дәүләт кампаниясендә бер танылган йөз булып тора.

Халык күңелендә сугыш хатирәләре белән генә истә калган төбәкнең бүгенге чын тормышын чагылдырган өчен күпләр Каллаханга рәхмәтле.

Әмма тәнкыйтьчеләр аның Чечня турындагы хәбәрләре берьяклы дип әйтә. Кремль билгеләгән, хокук яклаучылар тарафыннан кеше урлауларда гаепләнгән Чечня президенты Кадыйров алып барган сәясәттә бер “курчак” булуына тәнкыйть белдерә.

Әмма Кристал әйтүенчә, ул беренче чиратта кешеләрнең милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауның нечкәлекләрен, республиканың уңай үзгәрешен күрсәтә.

Төп урын - Кадыйровка

Чечня президенты аның тапшыруында төп урынны алып тора. Атна дәвамында аның хастаханә биналары, һәйкәлләр ачуы, мәктәпләрдә булуы күрсәтелә.

Тапшыруны алып барган интернет сәхифәдә һәрвакыт Кадыйровны мактаган язмалар урын ала.

2007 елны президент белән танышкан Кристалл да аңа сокланганын әйтә.

“Минем беренче фикерем шул булды: “Карале, нинди аек акыллы кеше”. Ул бик кызык итеп шаяртты, акыллы, чын джентельмен. Әмма иң күзгә ташланганы аның үз ватаны һәм мәдәнияте белән горурлануы. Моңа кадәр мин андый кешене очратканым юк иде. Бу миңа тагын да күбрәк эшләргә көч бирде. Чөнки ул мәдәниятне саклау, мәктәпләр һәм хастаханәләр ачу өчен үзен аямыйча эшли”, ди ул.

Каллахан Кадыйровны тәнкыйтьләүгә бары гайбәт дип карый. Һәм үзе дә Чечнядан әле тиз генә китәргә җыенмавын әйтә.

Ул әле генә телевидение белән тагын бер еллык килешү имзалаган һәм яңа планнар кора.

Күптән түгел ул “Чечнядагы модель көндәлеге” (“Дневник манекенщицы в Чечне”) дигән китабын бастырган. Һәм чечен телендә җыр яздырган.

XS
SM
MD
LG