Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:54

Урта сыйныф: кемгә иярергә?


Урта сыйныф: демократияне якларгамы, тотрыклылык вәгъдә итүче хакимияткә ышаныргамы?

Урта сыйныф: демократияне якларгамы, тотрыклылык вәгъдә итүче хакимияткә ышаныргамы?

Икътисади тәрәккыят белән бергә күпчелек илләрдә халыкның урта сыйныф дип аталган катламы да үсә бара. Соңгы елларда Кытай, Һиндстан, Көньяк Азиядә һәм дә элекке совет илләрендә яңа сәүдәгәрләр сыйныфы барлыкка килде.

Бу сыйныфка, җирле шартларга карап, азык-төлек һәм торак өчен түләгәннән соң, кеременең өчтән-берен үзе теләгәнчә тота алган кешеләр кертелә. Тһе Economist басмасы хәбәрчесе Джон Паркер аларны болай тасвирлый:

“Алар көненә икедән алып ун долларга кадәр акча казанучылар. Андыйлар дөньяда 2.5 миллиард. Көнбатыш күзлегеннән караганда урта сыйныф булмаса да, тәрәккый итүче илләрдә алар урта сыйныф санала.”

Урта сыйныф төрле илләрдә төрлечә үсә. Паркер сүзләренчә, тәрәккый итүче илләрдә бу кешеләр инде халыкның күпчелеген тәшкил итә.

Халыкның бу катламы арткан саен, белгечләр, алга таба ул кайсы юлдан китәр – Көнбатышта шикелле демократияне яклармы, әллә тотрыклылык вәгъдә итүче авторитар хакимиятнеме, дигән сорау куя.

Фидакярлек җитми

Дистә еллар коммунизм төзү шартларында яшәгән һәм соңгы елларда төрле төстәге инкыйлаблар кичергән илләр өчен бу сорау бигрәк тә урынлы.

Күп кенә күзәтүчеләр фикеренчә, бу илләрдәге урта сыйныфка Көнбатыштагы урта сыйныфка хас булган бер сыйфат җитми – фидакярлек.

Көнбатышта күпчелек җәмгыяви гамәлләрнең нигезендә нәкъ менә урта сыйныфның фидакярлеге ята. Гарипләр өчен хәйрия оешмаларыннан алып, тирә-юнь мохитне саклаучы яшелләр партиясенә кадәр.

Тәрәккый итүче илләрдә исә урта сыйныф беренче эш итеп үзенең финанс иминлеген кайгырта. Хәйрия эшләре һәм социаль мәсьәләләр дәүләт вазыйфасы санала.

Шушы тәрәккыят бигрәк тә Русиядә күзәтелә. Коммунизм ишелгәннән соң, 1990нчы еллар башында хәйрия оешмалары яңгырдан соң гөмбәләр шикелле калкып чыкты. Ләкин соңрак, Путин чорында, аларның күбесе ябылып бетте.

Путин чорының фәлсәфәсе – ватандашларны көчле дәүләт кайгыртырга тиеш, ниндидер шикле, чит илләр белән бәйле хәйрия оешмалары түгел.

“Авторитар капитализм”

Сәяси күзәтүче Дмитрий Орешкин сүзләренчә, нәтиҗәдә, хөкүмәттән бәйсез оешмаларның урыннарын бюрократия ала:

“Грызлов әфәнде үзе дә бездә бюрократия елына 100 меңгә арта дип зарлана. 8 ел эчендә 800 мең бюрократ өстәлгән. Нәтиҗәдә Русиядә чиновниклар саны Советлар Берлегендәге саннан да артып киткән. Бу – хакимият вертикален төзү, бюрократияне ныгыту сәясәте нәтиҗәсе.”

Белгечләр моны ирекле базар шартларында “авторитар капитализм” дип атый. Төп икътисади ресурсларны һәм социаль хезмәтләрне дәүләт үз карамагына ала.

Бу системның тарафдарлары фикеренчә, ул социаль тотрыклылык һәм икътисади үсеш тәэмин итә ала. Кайбер белгечләр аны хәтта Көнбатыш демократиясенә көндәш була ала дип саный.

“Авторитар капитализм”ның тәнкыйтьчеләре исә урта сыйныфка таянмаган бу системның демократия дәрәҗәсендә муллык тәэмин итә алуына шик белдерә.

XS
SM
MD
LG