Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:58

Каза сәбәпләреннән арындыру өчен Русиядән коткаручылар китте. Чили табипларын җибәрде, Канада акча булеп бирде. АКШ меңнәрчә хәрби юллады.

Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җибәргән өч очкыч коткаручыларны һәм күчмә госпитальне алып бара. Чили табипларын җибәрде, Канада халыкка ярдәмгә ашыгыч рәвештә 5 миллион доллар бүлеп бирде. Элегрәк АКШ, Франция һәм Венесуэла ярдәм күрсәтү турында белдерде.

Хәрәбәләр астында бик күп кеше калган булырга мөмкин. Аларны чыгарыр өчен махсус техника һәм коткаручылар кирәк.

12 гыйнварда булган көчле җир тетрәү аркасында дистә мең кеше үлгән булырга мөмкин. Төгәл мәгълүмат әлегә юк.

Халыкара "Кызыл хач" оешмасының җирле җитәкче, Һаитидә булган җир тетрәү аркасында 45-50 мең кеше үлгән булырга мөмкин, дип әйтте. Төгәл мәгълүмат әлегә юк. "Кызыл хач" оешмасы, Һаитидәге халыкның өчтән бер өлешенә ашыгыч ярдәм кирәк булырга мөмкин, дип белдерә.

Һаити премьер-министры 100 меңнән артык кеше үлгән дип исәпли. Бу хакта Жан-Макс Бельрив Америка мәгълүмат чараларына белдерде.

"Чикләрне танымаучы табиплар" оешмасы вакытлыча ярдәм пунктларына бик күп кешенең китерелүе турында белдерә. Зыян күрүчеләр арасында авыр җәрәхәт алучылар да бар.

13 гыйнвар, 2010 ел
Илнең президенты Рене Превал, илнең башкаласы җимерелгән, урамнар мәетләр белән тулы, дип белдерде.

Илдә телефон элемтәсе өзелгән, бу коткару эшләрен оештыруга тоткарлыклар кертә, дип яза агентлыклар.

XS
SM
MD
LG